Аксакаллар Шурасы рәисе Мөнир Йосыпов белән әңгәмә
Үткән елда районыбыз мөхтәсибәте каршында "Аксакаллар Шурасы" иҗтимагый оешмасы төзелгән иде. Аның рәисе итеп Мәчкәрә авылы имам-хатыйбы Мөнир Йосыпов сайланды. Әлеге оешманың эшчәнлеге белән танышып, газета укучыларыбызга да сөйләргә булдык.
-Мөнир хәзрәт, Аксакаллар Шурасын оештыру нияте ничек туды? Аның максатлары нидә?
-Бу оешма республика мөфтияте каршындагы Аксакаллар Шурасы тәкъдиме белән төзелде. Алга куелган бурычыбыз - милләтне, туган телебезне, гореф-гадәтләрне, җәмгыятебезнең рухи мирасын саклап калу һәм үстерү, яшьләргә иң яхшы традицияләр үрнәгендә әдәп-әхлак тәрбиясе бирү кебек мөһим эшкә үзебездән лаеклы өлеш кертү.
-Аксакаллар дип, олы тормыш тәҗрибәсе һәм акыл туплаган, үтемле киңәшләр бирердәй абруйлы өлкәннәрне атыйлар. Оешманың исеменә караганда, ул нәкъ шундый сыйфатларга ия райондашларыбызны берләштерә кебек. Алар белән таныштырып узсагыз иде.
-Шураның әгъзалары итеп хөрмәткә ия дин әһелләре Әнурбәк Ганиев (Рудник), Шәмәр Хәсьянов (Кукмара), Райнур Җиһаншин (Зур Кукмара), Шамил Җәләлиевлар (Әсән-Елга) сайланды. Бу исемнәр күпләргә таныш, дип уйлыйм. Заманында алар төрле өлкәләрдә җаваплы урыннарда эшләгән булсалар, инде күп еллар дин юлында булып, дини йолаларны башкару, вәгазьләр уку һәм башка игелекле эшләре белән милләтебезгә хезмәт итәләр.
-2017 елга нинди уй-ниятләр белән кердегез?
-Эш планыбызга райондагы һәр авылның зиратын, аның торышын анализлап, каберләрне барлап, гыйлем ияләре, имам, суфый, әүлияләрне ачыклау, кабер ташларын реставрацияләүне керттек. Үткән елның ноябрендә миңа Айрат Әюпов җитәкчелегендәге республика Аксакаллар Шурасының Мамадыш шәһәрендә узган күчмә утырышында катнашырга туры килгән иде. Анда да шушы хакта сөйләшү булды. "Хәзерге имамнар үзебезнең дин галимнәрен белмиләр. Бу җитешсезлекне бетерергә кирәк. Борынгы кабер ташларын барларга, өйрәнергә тиешбез. Аларда - безнең тарих, бәһаләп бетергесез мәгълүмат", - диде Айрат хәзрәт. Дин галиме Җәлил Мөхәммәтшин әйтүенчә, республикада 12-13нче гасырларга карый торган, тарихи әһәмияткә ия кабер ташлары бар. Ул чорда ук сабантуйлар үткәрелгәнлеге кабер ташындагы "Сабан туенда үлде" дигән язудан мәгълүм булган. Болгар чорында ук инде мөфти булуы турында да кабер ташы сөйли. Гомумән, ул чорга карый торган 400 таш билгеле икән.
-Районыбыз зиратларындагы бик борынгы ташлар, Кукмара туган якны өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина, республика Милли китапханәсенең баш китапханәчесе һәм фәнни хезмәткәре Раиф Мәрданов, Ирек Һадиевлар тарафыннан өйрәнелеп, "Ташъязма истәлекләре" дигән китап бастырылганы мәгълүм. Гомумән алганда, районда әүвәлге ничә кабер ташы сакланып калган?
-305 таш. Иң күбе безнең Мәчкәрә авылында - 35. Ядегәрдә - 27, Манзараста - 19. Иң борынгы таш Ятмас Дусай зиратында, ул 1676 елга карый. Өлге авылында 1681 елгы, Мәмәширдә 1684 елгы таш бар. Бүгенге көндә зиратларда ярылган ташлар күп. Аларга реставрация ясау өчен, җирлек башлыклары белән киңәшләшеп, үзара салым акчаларыннан өлеш чыгару мәгъкуль булыр иде.
-Узган елда сезнең Мәчкәрә зиратында эш башланган икән инде.
-Әйе,11 ватык ташның 9ы төзекләндерелде, 27 ташка реставрация ясалып, алар тимер кысаларга урнаштырылды. Язуларын хәзерге телдә аңлатып, мәрмәр такталар куелды. Бу эштә район башлыгы Сергей Димитриевның, Казан мэры Илсур Метшинның ярдәмнәре зур булды.
Мәчкәрә авылы, гомумән, мәгърифәт үзәге буларак, татар халкы тарихында абруйлы урын алып тора. Мәдәнилек, мәгърифәтлелек белән узган тормыш зираттагы ташларда чагылыш тапкан. Аларда Мәчкәрә авылына нигез салган Ишмән картның дәвамчылары - Үтәмешевлар нәселе (Габдулла Габдессәләм улы, Муса Габдулла улы, Мостафа Муса улы, Исхак Муса улы, Мөхәммәдгали Мөхәммәдшакир улы һәм башкалар, аларның хатыннары, балалары), тарих һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗәни хезмәтләрендә телгә алынган мөдәррисләр, мәшһүр затлар (Габдулла Яхъя улы Чиртуши, Мөхлисулла Максуд улы Каргалый) белән бәйле киң мәгълүмат теркәлгән.
-Кукмара төбәгенең күренекле дин әһелләренә куелган кабер ташлары аз түгел икән.
-26 авыл зиратында "имам" һәм "мулла" дигән язулы кырык өч таш бар. Әлеге ташларга гүр ияләренең Бохара каласында, Каргалыда һәм башка урыннарда белем алганлыклары уеп язылган. "Хафиз" дигән язулы 1685 елгы бер таш билгеле, ул - Мәмәшир зиратында Урсай суфый улы Бикташка куелган. "Суфый" дигән титул аеруча зур дини дәрәҗәгә ия булганлыгын белдерә, ә "хафиз" - Коръәнне яттан белүче дигән сүз. 9 авыл зиратында "хаҗи" (Хаҗ кылган) дигән язулы егерме биш таш сакланган. Безнең Мәчкәрә зиратында исә 8 имам, 7 хаҗи каберләре бар.
-Йомгаклап әйтсәк....
-Алдыбызда җитди бурыч тора. Кабер ташларын төзекләндерүне быел төгәлләп чыгарга ниятлибез. Бу саваплы эшкә хәлле кешеләр, эшмәкәрләр дә матди ярдәм күрсәтсәләр, яхшы булыр иде.
Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА алып барды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев