10 февраль 2017 яңалыклары
-
Район башлыгы Сергей Димитриев Кукмараның өч эре предприятие хезмәткәрләре белән очрашты (фото)
Киез итек-киез комбинаты, металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы хезмәткәрләре белән очрашуларда шулай ук Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова,Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының машина-төзелеш комплексы бүлеге начальнигы А.Коновалов, урман эшкәртү һәм җиңел сәнәгать бүлеге начальнигы В. Аполлонов, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина да катнашты. Киңәшмәләрдә предприятие җитәкчеләре Шамил...
-
Камышлыда яшәүче Шәмсинур апа Нәбиуллинага 90 яшь тулды
Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Без, "Хезмәт даны" газетасы редакциясе дә юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, нык сәламәтлек, тыныч, имин тормыш телибез. Фото инстаграмнан алынды
-
Кукмаралыларга “Ана капиталы” сертификатлары тапшырылды (фото)
Район ЗАГС бүлегендә "Ана капиталы" сертификатлары тапшыру тантанасы узды. Район Пенсия фонды начальнигы Марсель Төхбәтуллин сертифкат алучы әти-әниләрне котлады, үзенең изге теләкләрен ирештерде. Район Советының аппарат җитәкчесе Резидә Гаянова, район ЗАГС бүлеге начальнигы Зөлфия Латыйповалар да үзләренең котлауларын җиткерделәр. Рәфидә Әгъләмшина чарада катнашучыларга үзенең матур җырларын бүләк итте. фото инстаграмнан...
-
Йөрәкләрне парә-парә актарып ыргыткан юл һәлакәтләре язмышмы, әллә ялгышмы?...
Узган атнада бер-бер артлы кайгылы хәбәрләр килеп торды. Пәнҗешәмбе көнне Казан-Малмыж юлының 31нче чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе тирәсендә булган зур авариядә журналист Эльвира Ибраһимова (күпләр аны Мотавалова дип белә) һәлак булды. Аның белән якыннан таныш булганнар, ягымлы тавышын тыңлап, күңелләренә тынычлык алган радио тыңлаучылар айнып җитәргә, тын алырга да...
-
Лубян мәктәбе укучысы якын дустын сыйлаган (фото)
Кышкы суык көн. Кояш чыкты. Мин, гадәттәгечә, үземнең якын дустым янына, аны җим белән сыйларга дип урамга чыктым. Иркен сулап, карашымны күккә төбәдем. Күрәм, бер кошчык бер агачтан бер агачка кунып, очып йөри. Әйе, кошчыкның да ниндие! Минем якын дустым! Кулыма кунды, җим ашый. Нинди бәхет, нинди шатлык бит бу!...
-
Салават өченче тапкыр бабай булган! (ФОТО)
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов өченче тапкыр дәү әти булды! Бу хакта ул Инстаграмдагы аккаунтында хәбәр итеп, сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу фотосы белән уртаклашты. - Хатыным, ике кияү, балаларым, оныкларым белән минем өченче оныгымны каршыладык. Улым гына фотода юк, мәктәптә иде, - дип язган Салават Зәкиевич. Салават әфәндене,...
-
Кукмарада юл фаҗигасе: “Җиделе” белән “Тойота” бәрелешкән
8 февральдә, көндезге сәгать өчләр тирсәендә Кукмараның Ленин урамы, 157 йорт янында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итте ЮХИДИ инспекторы Сергей Егоров. "Җиделе" автомобиле шоферы урам чатын узганда чит ил автомобиленә юл бирми, нәтиҗәдә ике транспорт бәрелешә. Зыян күрүчеләр юк. фото интернеттан алынды
-
Бүләк эзләп йөрмәгез – газета аша котлагыз!
Тиздән 23 февраль - безнең кадерле ир-атларыбызның бәйрәмнәре җитә. Бу көнне көчле затларыбызга йөрәк түреннән чыккан иң ихлас теләкләр, матур котлаулар җиткерелә. Кадерле әтиең, яраткан тормыш иптәшең, кайгыртучан улың яки ышанычлы дустың - бу тормышта иң җылы сүзләргә һәм иң яхшы бүләккә лаек булган ир-егет янәшәбездә һәрвакыт бар. Ә 23...
-
Елмаеп-көлеп алыйк
Анатомия дәресе. Укытучы: -Йөрәк кайсы якта урнашкан. Алмаз: -Аны да белмәскә. Эчке якта, билгеле... Зоология дәресендә. Укытучы: -Хәзер сез миңа безнең якта сирәк очрый торган җанварларны атарсыз. Алмаз: -Әлфия Әмировна, аткач, алар бөтенләй бетәрләр бит... -Алмаз, син җәй көне барысын да оныткансың! - дип ачулана Алсу. -Әлфия Әмировна "Малай ял...
-
Февраль ае быелның иң авыр айларыннан аталган. Нигә?
Экстрасенслар февральне матди яктан гына түгел, психологик яктан да бик авыр ай булуын әйткәннәр. Медиумнар һәм астрологлар бу айда кешеләрнең нервларының ныграк какшау ихтималын фаразлый. Белгечләр шуңа да катлаулы операцияләрне, финанс алыш-бирешләрне кичектереп торырга, шулай ук күченү яки гаилә кору турындагы җитди карарлар кабул итмәскә киңәш итә. Февральдә берничә тапкыр...
-
Кукмара 4нче мәктәбендә “Парламент дәресе” узды (фото)
"Татарстан - 2030: республиканың киләчәгенә минем өлешем" дигән темага узган дәрестә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев катнашты һәм чыгыш ясады. Мәктәпнең 8-11 сыйныфлары белән дәресне тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучысы Фидәил Баһаветдинов алып барды. Дәрес чыгышлар, сорауларга җаваплар бирү белән үрелеп барды. Алсу...
-
Кукмара чыршысы беренче урынны алды
Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының 2016 елгы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган берләштерелгән коллегия утырышында Татарстанда Үзәк чыршыларны иң матур итеп бизәүчеләр дә бүләкләнде. Беренче урыннарны алган шәһәр һәм район җитәкчеләренә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дипломнар тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында район башлыгы Сергей Димитриев та бар. Котлыйбыз!
-
Аксакаллар Шурасы рәисе Мөнир Йосыпов белән әңгәмә
Үткән елда районыбыз мөхтәсибәте каршында "Аксакаллар Шурасы" иҗтимагый оешмасы төзелгән иде. Аның рәисе итеп Мәчкәрә авылы имам-хатыйбы Мөнир Йосыпов сайланды. Әлеге оешманың эшчәнлеге белән танышып, газета укучыларыбызга да сөйләргә булдык.