Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Герой-шагыйрь Муса Җәлилне онытмыйбыз, диләр күппрофильле лицей укучылары

2016 елда Герой шагыйрь Муса Җәлилгә 110 яшь тула. Бу уңайдан Кукмараның күппрофильле лицеенда юбилей чаралары башланды да инде. Без,6 сыйныфларның рус төркеме укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөмәрә апа Җиһаншина җитәкчелегендә викторина үткәрдек, алган белемнәребезне ныгыттык. "Кызыл ромашка","Бәхет","Җәлилчеләр" командалары Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында туплаган белемнәрен күрсәтте. Дәрес...

2016 елда Герой шагыйрь Муса Җәлилгә 110 яшь тула. Бу уңайдан Кукмараның күппрофильле лицеенда юбилей чаралары башланды да инде. Без,6 сыйныфларның рус төркеме укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөмәрә апа Җиһаншина җитәкчелегендә викторина үткәрдек, алган белемнәребезне ныгыттык. "Кызыл ромашка","Бәхет","Җәлилчеләр" командалары Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында туплаган белемнәрен күрсәтте. Дәрес материалыннан тыш, без китапханә, интернет аша да белемнәребезне тулыландырдык, татарча биюләр өйрәндек, татар, рус, инглиз телләрендә Муса Җәлил шигырьләрен ятладык, аның сүзләренә язылган җырлар җырладык, рәсемнәр ясадык, презентацияләр карадык, Герой-шагыйрьгә багышланган китап күргәзмәсе эшләдек. Рус милләтеннән булган укучылар да сәнгатьле итеп, татарча Җәлил шигырьләрен сөйләделәр. Интернет аша шагыйрьгә куелган һәйкәлләрнең күплеген белдек, башкаларга да бу турыда җиткердек. Ә Ислам Әсхәдуллин үзе ясаган Муса Җәлил портреты белән безне шаккатырды. Викторина бик җанлы, кызыклы үтте, файдалы чара булды."Кызыл ромашка" командасы җиңде. Командалар татлы призларга лаек булдылар.

Полина СЕМЕНОВА, Полина ЯКУПОВА, Гөлия АСКАРОВА, лицейның 6 сыйныф укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk