Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вахиттә яшәүче Зиннур хәзрәт Сәмигуллин гомере буе уйлап табу, техникага яңалык кертү белән шөгыльләнгән (+видео)

Башта аэрочана, аннары трактор, соңыннан бәрәңге комбайны... Вахит авылында гомер итүче районыбыз мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллинның уйлап тапкан җайланмаларын барлый башласаң, саллы гына исемлек килеп чыгыр иде. Махсус белеме, җиһазлары булмаса да, ул гомере буе уйлап табу, техникага яңалык кертү белән шөгыльләнгән. Күптән түгел бетонболгаткыч, манипулятор, Парма пычкысыннан агач яргычы...

Башта аэрочана, аннары трактор, соңыннан бәрәңге комбайны... Вахит авылында гомер итүче районыбыз мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллинның уйлап тапкан җайланмаларын барлый башласаң, саллы гына исемлек килеп чыгыр иде. Махсус белеме, җиһазлары булмаса да, ул гомере буе уйлап табу, техникага яңалык кертү белән шөгыльләнгән. Күптән түгел бетонболгаткыч, манипулятор, Парма пычкысыннан агач яргычы ясап, улына йорт төзергә дә тотынган...

-Минем балачактан авыл халкының эшен җиңеләйтәсем, яшәү өчен уңай шартлар тудырасым килде. Әле кечкенә вакытта самокат, тачка ясап, печән ташыганымны хәтерлим, - дип сөйләде Зиннур Сәмигуллин. - Әтием Минемулла да бик хыялый, кызыксынучан кеше иде. Ул юк кына тимер-томырдан уникаль эш кораллары ясап, шулар ярдәмендә йорт җиһазлары ясый белде. Әйтик, кечкенә вакытында энесен карау өчен ике тәгәрмәчле бала арбасына педальле тәгәрмәч куеп, шунда үзе дә утырып йөрерлек арба ясаган булган... Безгә дә балта-пычкыларын үтмәсләп бетергәнче нидер ясавыбызга бер сүз әйтмәде. Шуңа күрә бишебезгә дә кул эшенә осталык, теләк тә аңардан күчкәндер дип уйлыйм. Шулай 7 сыйныфта укыганда миннән ике яшькә олы Илсур абыем (инде мәрхүм) белән бәрәңге төбе өйгече ясарга булдык.

Әлеге җайланма белән Сәмигуллиннар ул елны зур гына бәрәңге бакчасын эшкәртеп чыгалар. Ә кышка яңа эшкә - аэрочана ясарга тотыналар.

-Ул абыйның идеясе иде. Без аны чын итеп, алгы чаңгысы борыла торган итеп эшләдек. Әтинең төзек кулланышта булган "Ковров" мотоциклын сүтеп, двигателен файдаландык. Тик гәүдәм кечерәк булганга ул мине генә өстери алды. Соңыннан әтидән пускач, винт таптыртып, аэрочананы чишмәгә суга йөрерлек, өстенә утырып рәхәтләнеп шуарлык итеп камилләштердек үзе. Әтинең колхоз мастерскоенда эшләве дә ярады, - дип шаярта Зиннур Сәмигуллин.

Күп вакыт кирәкле инструментлар кул астында булмау да киртә булмый яшь уйлап табучыларга. Бер дәртләнсә, кеше таулар күчерә ала диләрме?! Зиннур белән Илсур да, бер-берсен үсендереп, яңа техник җиһазлар корып кына торалар. Инде 10 сыйныфка җиткәч, Илсур яраткан шөгыле - рәссам юлын сайлый. Ә Зиннур Сәмигуллин үз максатына тугры калып, авыл эшен җиңеләйтү чаралары уйлап табуны дәвам итә. 14 яшендә мопед моторын кулланып, берүзе мотоблок кора. Мәктәптән соң исә тракторчы-машинистлыкка укырга керә. Бу турыда ул үзе болай ди:

-Үскән саен кызыксынуым артты гына. Тракторчыга укыганда бер абыем: "Аэрочананың пропеллеры бәла-казадан куркыныч", - дигәч, гусеницалы "буран" ясадым. Дөресрәге, көндез укырга йөрдем, төнлә шуны коруда булдым. Аны өч ай дигәндә тәмамладым, аннары чишмәдән суны "буран"да гына ташыдым. Инде армия сафларына киткәнче кирәкле эш кораллары арасында булу өчен әти янына эшкә кердем. Бер ай эчендә мотороллер моторы нигезендә дүрт тәгәрмәчле, 4-5 центнер авырлык күтәрүче йөк машинасы корып куйдым һәм шул елны бакчалардан бәрәңге ташыдым. Армиягә киткәнче исә өйдәгеләргә тагын бер мотоблок ясап калдырдым. Мин хезмәттә чакта шуның белән бакча сукалаганнар...

Яшь уйлап табучы хәрби хезмәтне Кавказда уза. Анда да сәләтен үстерү ниятеннән чигенми: 2 ел буе эретеп ябыштыручы булып эшли.

-Ә армиядән кайткач, мотоблокны үзгәртә-үзгәртә трактор дәрәҗәсенә җиткердем. Аңа "Кырмыска" дигән исем куштым. Әлеге трактор һәм үзем ясаган бәрәңге казыгычы белән Казанның уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте уздырган бәйгедә катнашкан идем - беренче урынны бирделәр, - ди уйлап табучы.

Ә беркөнне болар турында ишетеп, үзләренә Мәскәү журналисты кайтып төшә. "Эх, менә кемнәрне үстереп, фәнгә юлларын ярырга кирәк. Бу кешенең ник кадерен белмиләр икән?" - дип, Зиннур хәзрәткә икенче исем тагып китә: "Самородок"...

-Инде шуның белән генә гомер итәрмен дигән идем, кая ул! 1995 ел ахырында мин дин юлына бастым. Аннары авылда имам, район мөхтәсибе булып сайландым. Шулвакыт: "Булды, тимер эшен туктатам, тормышта үземә кирәген таптым", - дип уйлаган идем, әмма мөхтәсиблек иткән өчен беркаян бернинди түләү булмады. Гаилә алып бару авырлашты. 6 сыйныфта укучы улым Райнур да: "Әти, зуррак трактор кирәк иде. Аны ясау өчен нәрсәләр кирәк?", - дип артымнан йөри башлады. Деталь сатучыларны да таптык, тик сатып алырга мөмкинлек юк. Өйдә даими акча эшләүче хатыным гына иде, ул гомере буе фермада сыер сауды. Аңа рәхмәт, өйдәге бөтен акчаны туплап, безгә трактор ясау өчен бирде. Шулай итеп, ике рәтле бәрәңге сабагы чапкычы, өч рәтле бәрәңге яру сукасы булган трактор кордык, - ди Зиннур хәзрәт.

Бу җайланма белән уйлап табучылар печән ташып, бәрәңге утыртып, төбен өеп, сабагын чабып, ниһаять, күпмедер акча эшләү мөмкинлеген ачалар.

-Беркөнне Райнур бәрәңге эшкәртеп җыйган акчасын күтәреп яныма килгән дә: "Әти, мин сиңа бу акчаларны бирмим. Өйгә телефон кертәм", - диде. Сөенгәннәрем! Алдагы елны эшләгән акчасына апасына да, үзенә кышкы итекләр сатып алды... Бик авырга туры килде балаларыма. Мин гел халык йомышы, дин мәсьәләләре белән авылларда, районда йөрдем. Алар үз көннәрен үзләре күреп, кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәнеп үстеләр, - ди Зиннур Сәмигуллин.

-Әтинең тагын бер хыялы бар иде, ул - бәрәңге алу комбайны ясау, - дип сүзгә кушылды аның уйлап табу эшен дәвам итүче Райнур. - Аллаһ рәхмәте белән анысы да тормышка ашты. Интернет аша бәрәңге комбайнының төзелешен өйрәнеп, озак та үтми, үзебез дә корып куйдык.

Ә тракторга тагылган бәрәңге казыгыч комбайны болайрак эшли: башта бәрәңгене казып ала, аннары "тегермән"ендә әйләндереп, балчыгын, сабагын коя һәм зур тәгәрмәч аша өске катка алып менә. Әлеге хәзинәне анда ике сортлаучы капчык уңаена борып тора, калган балчыгын аера. Инде өч ел ике гектарга якын бәрәңге басуының уңышын әлеге комбайн ярдәмендә җыялар икән.

Хәер, Сәмигуллиннар уйлап тапкан җайланмаларның бу әле бер генә өлеше. Әгәр аларның эшләү алымнарын, хәзерге авыл тормышын җайлаштыруга корган планнарын тормышка ашыра башласаң, бәлки, техника фәнендә яңа ачышлар да булыр иде. Кайвакыт без гаҗәеп күренешләрдә катнашырга, үзенчәлекле кешеләрне очратырга хыялланабыз. Югыйсә, Кукмарабыз "Кулибин"ы Зиннур Сәмигуллин һәм аның могҗизалы җайланмалары яныбызда гына яшәп ята бит...

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk