Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көзгә керәбез (шигырь)

Пәрәвәз оча һавада, Бу - әбиләр чуагы. Табигатьнең кешелеккә Иң юмарт һәм бай чагы. Әбиләрнең йөзләрендә Сизелә бер төргәк нур. Шуңа әбиләр чуагы, Дип атала бугай ул. Чибәр кызлар күк агачлар Бизәнгәннәр бары да. Җиләк-җимеш, яшелчәләр Сыгылып тора табында. Табигатьнең һәр мизгеле Сөенеч, шатлык безгә. Киләчәккә өмет баглап Кереп барабыз...

Пәрәвәз оча һавада,

Бу - әбиләр чуагы.

Табигатьнең кешелеккә

Иң юмарт һәм бай чагы.

Әбиләрнең йөзләрендә

Сизелә бер төргәк нур.

Шуңа әбиләр чуагы,

Дип атала бугай ул.

Чибәр кызлар күк агачлар

Бизәнгәннәр бары да.

Җиләк-җимеш, яшелчәләр

Сыгылып тора табында.

Табигатьнең һәр мизгеле

Сөенеч, шатлык безгә.

Киләчәккә өмет баглап

Кереп барабыз көзгә.

Харис МОСТАФИН

фото: http://jostr.bestpersons.ru/?page=10

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөмбелә көз

erid: 2VtzqxWHLUk