12 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Көзгә керәбез (шигырь)
Пәрәвәз оча һавада, Бу - әбиләр чуагы. Табигатьнең кешелеккә Иң юмарт һәм бай чагы. Әбиләрнең йөзләрендә Сизелә бер төргәк нур. Шуңа әбиләр чуагы, Дип атала бугай ул. Чибәр кызлар күк агачлар Бизәнгәннәр бары да. Җиләк-җимеш, яшелчәләр Сыгылып тора табында. Табигатьнең һәр мизгеле Сөенеч, шатлык безгә. Киләчәккә өмет баглап Кереп барабыз...
-
Кукмарада 203 кеше эшсезлек буенча исәпкә баскан
Бүгенге көндә Кукмарадагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 203 кеше эшсезлек буенча исәптә тора. Сишәмбе көнне үзәктә район хәрби комиссариаты вәкилләренең эшсезлек буенча исәптә торучы 35 яшькә кадәрге ир-атлар белән очрашуы үткәрелде. Бу көнне контракт нигезендә хезмәт итү буенча аңлату эшләре алып барылды, сорауларга җавап бирелде. фото: http://66.ru/news/society/91403/
-
Кукмара районының шәхси хуҗалыкларында көн саен дәүләткә 44 тонна сөт сатыла
Районыбызның шәхси хуҗалыкларында 14446 мөгезле эре терлек, шул сәптән 5709 сыер, 14 мең сарык белән кәҗә, 92 мең кош-корт асрала. Көн саен дәүләткә 44 тонна сөт сатыла. 8 айда бер шәхси хуҗалыкка исәпләгәндә, 111 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Фото: http://trud-ost.ru/?cat=8&paged=294
-
Авыр тормыш хәленә юлыккан 50 гаилә "Тылсым"да исәптә тора
Эшсезлек, эчкечелек, җинаятьчелек арткан хәзерге кризис шартларында авыр тормыш ситуацияләренә юлыккан гаиләләр саны да арта бара. Аларда еш кына балаларны тәрбияләүгә игътибар җитми, балалар әти-әниләре тарафыннан физик, эмоциональ, психик җәберләүләргә дучар ителәләр. "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә әнә шундый 50 гаилә исәптә тора, аларда 122 балигь булмаган бала үсә....
-
“Шәфкать”тә янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр узды
"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә Кукмарадагы янгын сүндерү часте һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр үтте. Өйрәнүләр барышында "Шәфкать"нең физиотерапия бүлмәсендә янгын "чыганагы" табылды һәм бина эчендә булган әти-әниләрне, инвалид балаларны, хезмәткәрләрне куркынычсыз урынга күчерү һәм янгынны "сүндерү" буенча чаралар күрелде. Үзәк...
-
Кукмарада юл фаҗигасендә җиңел автомобиль тракторга бәрелгән
Агымдагы елның 9 сентябрендә көндезге сәгать дүртләр тирәсендә Кукмара-Шәмәрдән юлының 12 чакрымында юл фаҗигасе булды. Җиңел автомобиль шоферы тиешле тизлекне һәм дистанцияне сакламавы нәтиҗәсендә үзеннән алда хәрәкәт итүче тракторга килеп бәрелә. Һәлакәттә автомобильдәге өч пассажир - Кукмара аграр көллияте укучылары төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Бу хакта безгә район юл...