Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада көн саен 177 сату ноктасына "Рамазан" икмәге таратыла

Тормышлар авырайды, кризис бара, дип зарланышкан мәлдә, бернинди ачы җилләрдән дә курыкмыйча, үз эшен тагын да киңәйтеп, яңа икмәк пешерү цехы ачкан эшмәкәр Рамазан Юнысовка "афәрин" диясе генә кала. Ышанып әйтә алам, "Рамазан" икмәген бер авыз итеп караган кеше икенче, өченче юлы да кибеткә кергәч, бары тик аны гына сорап...

Тормышлар авырайды, кризис бара, дип зарланышкан мәлдә, бернинди ачы җилләрдән дә курыкмыйча, үз эшен тагын да киңәйтеп, яңа икмәк пешерү цехы ачкан эшмәкәр Рамазан Юнысовка "афәрин" диясе генә кала.

Ышанып әйтә алам, "Рамазан" икмәген бер авыз итеп караган кеше икенче, өченче юлы да кибеткә кергәч, бары тик аны гына сорап ала. Һәр күзәнәгенә кадәр күңел җылысы сеңгән әлеге икмәктә икенче, үзгә бер тәм бар шул. Тиешле технологик процессларны төгәл үтәп, еллар дәвамында көйләнеп, җайга салынган эшнең нәтиҗәсе инде бу.

Яңа икмәк пешерү цехы элеккеге "Сельхозтехника" базасында ачылды. Шаккатмалы: ташландык, җимерелергә җиткән бинаны нибары бер ел да ике ай эчендә төзекләндереп, заманча, барлык шартлар тудырылган, санитар һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килгән пекарня итәргә өлгергән эшмәкәр. Элеккеге ипи пешерү цехы җитештерү күләмен тулысынча аклый алмаганга, икмәгенә сорау зур булганга бу эшкә алына Рамазан Юнысов. Район җитәкчесе Сергей Димитриев та цехны ачу тантанасына килгәч: "Бүгенге катлаулы икътисадый чорда яңа бурычлар билгеләп, көн саен 4500-4700 килограмм продукция җитештерүгә алынуы зур батырлык", - дип, аның хезмәтен бәяләде.

Якташыбызның беренче ипие моннан 16 ел элек табадан төшә. "Олы апам Әминә, Камил җизни ярдәме белән эшне башлап җибәрдем", - ди ул. 2001 елда лизинг-грант отып, бер кат яңа җиһазлар сатып ала. Һәм менә янә яңа ипи пешерү цехына өр-яңа заманча мичләр урнаштырыла.

- Икмәгебезнең сыйфатлы булуы өчен без халык алдында җавап тотабыз. Бер төрле продукцияне җитештерүне тиешенчә үзләштереп, бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәнеп бетмичә, икенчесенә тотынмыйбыз, - ди Рамазан абый. - Уңышларыбызда минем генә түгел, улларымның, ничә еллар дәвамында кулга-кул тотынып эшләгән коллективыбызның да өлеше зур. Шунысына сөенәм: яңа елга аяк басуга ике боерыкка имза куйдым. Аның берсе - хезмәт хакларын 20 процентка арттыру, икенчесе - янә ун кешене эшкә алу турында иде. Февральгә кергәч, тагын дүрт кеше эшли башлаячак. Районда һәм республикада эшмәкәрлеккә яхшы караш, ярдәм, төрле программалар булмаса, моның кадәр эш тә башкарылмас иде.

Бүгенге көндә район җитәкчелеге кибетләргә китерелгән ипиләрнең бер генә сумга арттырылып сатылырга тиешлеге турында сөйләшүләр алып бара, сату нокталарында булганда моңа аеруча игътибар юнәлтә. "Рамазан икмәге" райондагы кибетләргә "Дарницкий" сортлы (кара ипи) ипине 17 сумнан җибәрә. Димәк, сез аны сатучылардан 18 сумнан сорый аласыз.

Игътибар иткәнегез бармы икән, соңгы вакытта "Рамазан" пекарнясында пешкән барлык ак һәм кара ипиләрнең аскы ягында "Р" хәрефе күренә башлады. Ипи пешерә торган табаларны Кукмара металл савыт-сабалар заводында "Р" хәрефе белән койдырып эшләтеп алганнар. Мондый тамгалы ипи күрсәгез, һич шикләнми сатып алыгыз. Ул - аның сыйфатлы булуына гарантия.

Яңа цехны ачу тантанасына район җитәкчелеге генә түгел, эшмәкәрнең дуслары, туганнары да килгән иде. Юнысовларның гаилә советында иҗат ителгән түбәндәге шигъри юллар аларның хезмәт лозунгы булып тора.

Изге безнең теләгебез:

Тәмле, йомшак икмәгебез,

Күңел җылысын саклап үзендә

Һәр табынның торсын түрендә.

Амин, шулай булсын.

*Көн саен җиде машина белән барлыгы 177 сату ноктасына (исемлеккә Нократ Аланы, Красная Поляна да керә) "Рамазан" икмәге таратыла.

*Биредә бүгенге көндә 11 төрле продукция җитештерелә, ассортимент тагын да киңәйтеләчәк.

*Барлыгы 22 кеше эшли, озакламый яңа эш урыннары булдырылачак.

фото: http://news.ub.ua/ru/33236-u-berezni-mojut-podorojchati-ovochi-ta-hlib.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk