Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Вахит авылында яшәүче Хөсәенова Нурия Галимулла кызының 60 яшьлек юбилее!

05 сентября 2019, 08:56

519

0

0

Вахит авылында яшәүче кадерле кешебез Хөсәенова Нурия Галимулла кызының 2 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее булып узды.

Киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле әниебез, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз.

Әни! Син – гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Сиңа иң матур теләкләр генә юллыйбыз: нык  сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, кайгы-борчуларсыз таңнар. Килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә әти белән без – балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен, игътибарын һәм ихтирамын күреп, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта, тигезлектә яшәргә язсын сиңа.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Зәңгәр күкләр йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
Синең белән туган йорт ямьле.

Иң изге теләкләр белән сине яратып тормыш иптәшең Нәфыйк, балаларың, кияүләрең, оныкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев