Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Идрисов Мирзәхмәт Гаптелхак улына 65 яшь!

    --, 15 февраль 2021 - 08:45
    138
    0
    0

    Үрәсбаш авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз Идрисов Мирзәхмәт Гаптелхак улына 15 февральдә 65 яшь тула.

    Олы җанлы, киң күңелле әтиебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сәламәтлегең нык, көннәрең кояшлы, бәхетләрең мул булсын. Әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озын-озак тигезлектә гомер кичерергә Ходай насыйп итсен.

    Рәхмәт, әти, барысы өчен дә,
    Без бәхетле синең яныңда.
    Син - зур терәк безгә авыр чакта,
    Тормыш ямьле тик син барында.
    Алгы көннәрдә дә бәхетебез
    Булсын иде тулы, түгәрәк.
    Синнән җылы алып, һаман шулай
    Гомер кичсәк иде бергәләп.

    Изге теләкләр белән әниебез Венера, кызларың Алсу, Гөлназ, киявең Фаил, оныгың Кәрим.  

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: