Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа ел белән!

01 января 2016, 05:30

845

0

0

Хөрмәтле "Хезмәт даны" газетасы редакциясе хезмәткәрләре!

Сезне 2016 ел белән ихлас котлыйм. Сезгә кирәкле һәм авыр хезмәтегездә зур уңышлар, хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек телим. Күңелләрегез шат булсын. Бәхетле һәм бәрәкәтле гомер кичерергә язсын. Иң мөһиме: Ходаем илләребезгә, җирләребезгә тынычлык бирсен иде. Газетагыз бик эчтәлекле. Анда ил яңалыклары да, район яңалыклары да, дин буенча да, файдалы киңәшләр дә укырга була.

Газетаны 50 елдан артык алдырам, һәр санын көтеп алам. Бигрәк тә районыбыздагы халыкны борчыган сораулар уйландыра.

Почта хезмәткәрләрен дә Яңа 2016 ел белән котлыйм. Газеталарны вакытында китереп торалар, пенсияләребез дә вакытында түләнә. Барыгызга да зур рәхмәт.

Иң саф теләкләр белән Әлфия апагыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk