Яшь кәбестәдән тулма ясау җайлы, яфраклар йомшак, алдан пешереп алырга кирәкми дә.
Эчлек өчен: сыер итеннән фарш, суган, дөге, тоз, борыч.
Кәбестәнең яфракларын җайлап ертмаска тырышып кисеп алырга. Эчлектән кәтлитлар ясап, яфракларга төрергә һәм тоз салынган шулпага яки суга салып пешерергә.
Суган белән кишерне бераз кыздырып алырга, 3-4 кашык томат...
Яшь кәбестәдән тулма ясау җайлы, яфраклар йомшак, алдан пешереп алырга кирәкми дә.
Эчлек өчен: сыер итеннән фарш, суган, дөге, тоз, борыч.
Кәбестәнең яфракларын җайлап ертмаска тырышып кисеп алырга. Эчлектән кәтлитлар ясап, яфракларга төрергә һәм тоз салынган шулпага яки суга салып пешерергә.
Суган белән кишерне бераз кыздырып алырга, 3-4 кашык томат пастасы, голубцы пешә торган шулпаны (1 аш чүмече) салып пешереп бетерергә.
Табынга кайнар килеш, кызган кишер һәм суган, каймак белән бирергә.
Гөлүзә Василова
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев