Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Подъездда тәмәке тартучы күршебездән зарланам

1 июньнән тәмәке тарту һәм тәмәке продукциясен сатуны чикләү белән бәйле булган Федераль закон үз көченә керде. Тиеш булмаган урыннарда тәмәке көйрәтүчеләргә штраф бәяләре шактый саллы икәнен дә беләбез. Әмма кайбер тәмәкечеләрне бернинди штрафлар да куркытмый - янәшәдә балалар, өлкәннәр бар, дип тә тормыйлар, рәхәтләнеп тарта бирәләр. Мин үзем күпкатлы...

1 июньнән тәмәке тарту һәм тәмәке продукциясен сатуны чикләү белән бәйле булган Федераль закон үз көченә керде. Тиеш булмаган урыннарда тәмәке көйрәтүчеләргә штраф бәяләре шактый саллы икәнен дә беләбез. Әмма кайбер тәмәкечеләрне бернинди штрафлар да куркытмый - янәшәдә балалар, өлкәннәр бар, дип тә тормыйлар, рәхәтләнеп тарта бирәләр. Мин үзем күпкатлы йортта яшим. Тәмәкече күршебез шул дәрәҗәгә җитте ки, тиешле урында гына тарту түгел, хәтта урамга чыгып та азапланмый, җылы көннәрдә дә подъездда, безнең каттагы тәрәзә каршында гына пыскыта. Аның исе соң, фатирыбызның ишеге тимер булуга да карамастан, әллә кайсы җирләреннән өй эченә кереп тула. Әйтеп тә карадык үзенә, файда гына юк, колагына да элми. Участок инспекторына хәбәр итеп зарларыбызны сөйләр идек тә, ул да штраф язу өчен аның тәмәке тартырга чыкканын сагалап тора алмый бит. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән генә керми дигәннәре дә бик дөрес. Кешенең үз башында булсын икән ул.

Мәдинә МУЛЛАГАЛИЕВА, Кукмара поселогы

фото: http://авиастроителей.рф/posts/347543

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев