Ни өчен халыктан җыелган сөт өчен тиешле бәяне түләмиләр икән?
Район газетасының 23 июнь санында май аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре басылган иде. Анда "Агрохимсервис" Түбән Үрәс, Иске Оча, Үрәсбаш авылларында сөт өчен 18 сумнан түләде, дип язылган. Чынлыкта исә Үрәсбаш авылында сөткә нибары 17 сумнан гына исәп-хисап ясалды, анысы да тулысынча түләнмәде. Сөт җыючылар халыкны...
Район газетасының 23 июнь санында май аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре басылган иде. Анда "Агрохимсервис" Түбән Үрәс, Иске Оча, Үрәсбаш авылларында сөт өчен 18 сумнан түләде, дип язылган. Чынлыкта исә Үрәсбаш авылында сөткә нибары 17 сумнан гына исәп-хисап ясалды, анысы да тулысынча түләнмәде. Сөт җыючылар халыкны алдамасыннар, тиешле акчаларны үзвакытында түләсеннәр иде.
Үрәсбаш авылы халкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев