Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмара халкы: Кеше бәрәңге, помидор сабаклары, корыган агачларны кая куярга тиеш соң?

Бер темага ике хат.

Соңгы вакытта көнкүреш калдыкларын җыючылар бәрәңге, помидор сабаклары, корыган агачларны алып китми башлады. Бакча башына алып төшеп өяр идең, экологлар штраф салачак, бакчада яндырсаң, янгын күзәтчелеге инспекторларының килүен көт тә тор. Кеше ул чүпләрне кая куярга тиеш соң, дигән сорау туа. Әле яңарак кына чистарынып килә идек, әйләнә-тирәбездә, су буе, ерганакларда тагын чүп полигоннары барлыкка килмәсме? Берсендә Шәмәрдән бистәсенә барырга туры килде. Каршыбызга күп итеп чүп-чар, шул исәптән агач ботаклары да төягән машина очрады. Димәк, аларда чүпне рәттән җыялар булып чыга бит инде. Без дә тиешле акчаны ай саен түләп барабыз, югыйсә. Шуңа күңелем әрни. 

Фәйзелхак ГАЛИУЛЛИН, Түбән Шәмәрдән

***
Теплицадагы кыяр-помидор сабакларын әйбәтләп бәйләп, капка төбенә чыгарып куйган идек, тик менә аларны алып китүче генә булмады. Ни өчен боларын калдырдыгыз, дигән сорауга: “Без капчык-пакетларга салынган көнкүреш калдыкларын гына җыярга тиеш. Яшелчә сабаклары, кискән агач ботаклары көнкүреш калдыгына керми. Әгәр аларны салсак, безгә штраф булачак”, - дигән җавап алдым. Ай саен акча түләп тә мондый хәл булырга тиеш түгелдер инде?

Нурания, Кукмара

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk