Халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларның хезмәткәрләре кешеләргә мәрхәмәтлерәк булсыннар иде
Беркөн салым оешмасына йомыш белән барган идем. Әлеге бинаның беренче катында ( биредә җәмәгать суды урнашкан) ремонт эшләре бара икән, шуңа күрә салым инспекциясенә (ә ул икенче катта) арткы ишектән керүне сораган язу элгәннәр. Эш сәгате башланырга шактый вакыт бар иде, бикле ишек янында туңып басып торганнан соң, кабат алгы...
Беркөн салым оешмасына йомыш белән барган идем. Әлеге бинаның беренче катында ( биредә җәмәгать суды урнашкан) ремонт эшләре бара икән, шуңа күрә салым инспекциясенә (ә ул икенче катта) арткы ишектән керүне сораган язу элгәннәр. Эш сәгате башланырга шактый вакыт бар иде, бикле ишек янында туңып басып торганнан соң, кабат алгы ишеккә бардым, чөнки бина эчендә утлар яна, ремонтчыларның эшләгәннәре күренеп тора иде. Эчкә тоткарлыксыз уздым, сәгать сигез тулганын җылыда көтәргә булдым. Бераздан ишектән яхшы гына киенгән бер ханым керде (эшкә килүе иде, тәгаен) һәм биредә торырга ярамый, ник кердегез, чыгыгыз, дип кисәтү белдерде. Ни өчен ярамаганын гына әйтмәде. Халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларның хезмәткәрләре кышкы салкын көннәрдә кешеләргә мәрхәмәтлерәк булсыннар, җылынырга керүчеләрдән тарсынмасыннар иде.
Газета укучы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев