Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Бәлеш пешерү рецепты

Камыр өчен: 1 йомырка 2 аш кашыгы кефир 2 аш кашыгы маргарин 1/2 бал кашыгы сода 1 бал калагы аш серкәсе 2,5 стакан он Эчлек өчен: 300 г ит 5 бәрәңге 1 суган кара төелгән борыч 1 бал калагы тоз Бәрәңге, суган, итне шакмаклап турыйбыз һәм тоз, тәменчә борыч салып...

Камыр өчен:

1 йомырка
2 аш кашыгы кефир
2 аш кашыгы маргарин
1/2 бал кашыгы сода
1 бал калагы аш серкәсе
2,5 стакан он

Эчлек өчен:

300 г ит
5 бәрәңге
1 суган
кара төелгән борыч
1 бал калагы тоз

Бәрәңге, суган, итне шакмаклап турыйбыз һәм тоз, тәменчә борыч салып бөтенесен бергә болгатабыз.

Кефирга аш серкәсе белән сундерелгән сода, йомырка, тоз, өй температурасында эрегән маргарин салып болгатырга кирәк. Аннан соң аз-азлап он салып, эластик камыр басабыз һәм 10 минутка тастымал белән каплап куеп торабыз.

Әзер камырдан 3-4 ммлы тигез җәймә әзерлибез һәм майланган табага салабыз.

Камырга эчлекне салабыз һәм камыр кырыйларын бөклибез. Бөкләнгән урыннары калын булмаска тиеш.

Калган камырдан бәлешнең "капкачын" ясыйбыз. Бәлешнең уртасында шулпа салыр өчен кечкенә түгәрәк урын калдырабыз, аны камырдан шар ясап каплыйбыз.

Бәлешне 170 градуслы газ мичендә 1,5-2 сәгать пешерәбез.

Берәр сәгатьтән бәлеш уртасындагы түгәрәкне алып, 1 яки 2 стакан шулпа өстибез һәм киредән түгәрен каплап газ миченә куябыз.

Шулпа салганнан соң бәлешне тагын 30-40 минут тирәсе пешерәбез.

Гадәттә, табынга белешне өстен ачып, зур булмаган кисәкләргә бүлеп чыгаралар.

Татар ашлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk