Агачны кем кисәр?
Нишләргә дә белмәгәч, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Безнең каралты-кура тирәсендә зур тирәк агачы үсә иде, шул хәзер корыды. Аны кисү безнең көчебездән килми, шуңа да ярдәм сорап авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать иттем. Башта янына барып сөйләштем, аннан гариза язып керттем. Ул, әлбәттә, ярдәм итәрбез, дип ышандырды. Вакыт үтте, ә агач...
Нишләргә дә белмәгәч, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Безнең каралты-кура тирәсендә зур тирәк агачы үсә иде, шул хәзер корыды. Аны кисү безнең көчебездән килми, шуңа да ярдәм сорап авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать иттем. Башта янына барып сөйләштем, аннан гариза язып керттем. Ул, әлбәттә, ярдәм итәрбез, дип ышандырды. Вакыт үтте, ә агач кисүчеләр күренми. Район электр челтәренә дә шалтыраттым. Исемен әйтә алмыйм, тик бер ир-ат: "Апа, мин әле отпускага чыгам, ялдан килгәч, кисәрбез", - диде. Кабат авыл җирлегеннән сорагач, ул гаризаны район электр челтәренә кертеп бирүен әйтте.
Бүгенге көндә дә корган агач бөтен тирә-юньгә шом салып тора, чөнки кая гына ауса да, бик куркыныч: бер якта - йорт, артта - каралты, уңда - куршеләребезнең йорты, ә иң куркытканы - урам якта газ торбасы булуы, төрле яктан электр чыбыклары узганын әйтәсе дә юк. Төзәтеп булмаслык хәл килеп чыкканчы, тиешле кешеләр ярдәм итсә иде.
Түбән оч халкы исеменнән Миннур ГАТИНА, Түбән Өскебаш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев