Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Кукмарадан Рәсимә Минһаҗева балачак хатирәсе белән уртаклашты

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Газетабыз битләрендә яктыртылып килгән "Әй, балачак..." сәхифәсендә күңелле хатирәләр еш чыгып килә. Әйе, кояшлы, җиләкле, уенлы һәм кинолы балачагыбызга без бик рәхмәтле. Рухи яктан нык, бай булсыннар дип күп тырышлык куйган әти-әниләребезнең, укытучыларыбызның зур хезмәте бу. Мәктәп еллары, пионер, комсомол чорлары, авыл клубында күрсәтелгән кинолар - алар...

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Газетабыз битләрендә яктыртылып килгән "Әй, балачак..." сәхифәсендә күңелле хатирәләр еш чыгып килә. Әйе, кояшлы, җиләкле, уенлы һәм кинолы балачагыбызга без бик рәхмәтле. Рухи яктан нык, бай булсыннар дип күп тырышлык куйган әти-әниләребезнең, укытучыларыбызның зур хезмәте бу. Мәктәп еллары, пионер, комсомол чорлары, авыл клубында күрсәтелгән кинолар - алар барысы да безнең өчен тәрбия чарасы иде.

Хәтирәләр, хәтирәләр... 41 балалы 1 сыйныф, 2 укучыга бер әлифба... беренче укытучыбыз Нурзидә апа тәнәфестә дә янына чакырып укырга өйрәтә. Үсә төшкәч, төп фәннәрдән ныклы белем биреп, ил-көнгә файдалы балалар тәрбияләп үстергән укытучыларыбыз Хәтимә апа, Фәззия апа, Фирая апа, Илһамия апа, Зиннур абый, Нәкыя, Валя, Зәйтүнә, Гайшә, Асия апалар, Мидхәт Ахун улы, Риза Ясәви улы һәм барлык изге күңелле, мәрхәмәтле укытучыларыбызга рәхмәт әйтә алуыбыз белән дә бәхетле безнең буын.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев