Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа банкнотлар: ярыш кызганнан-кыза

Россия Үзәк банкы тарафыннан яңа банкнотлар өчен уздырылган бәйге шактый кызу бара. Казан Кремле, "Кол Шәриф" мәчете, һәм Казан федераль университеты бинасы - бәйгенең беренче этабында Татарстан данын яклаган истәлекле урыннар. Россиянең 49 шәһәре һәм 76 символы икенче этапка узган. Бу урыннарның һәркайсы 5 меңнән күбрәк тавыш җыйган. Хәер, бу...

Россия Үзәк банкы тарафыннан яңа банкнотлар өчен уздырылган бәйге шактый кызу бара. Казан Кремле, "Кол Шәриф" мәчете, һәм Казан федераль университеты бинасы - бәйгенең беренче этабында Татарстан данын яклаган истәлекле урыннар.

Россиянең 49 шәһәре һәм 76 символы икенче этапка узган. Бу урыннарның һәркайсы 5 меңнән күбрәк тавыш җыйган. Хәер, бу истәлекле урыннарның яңа акчалар тышлыгында сурәтләнүе бик җиңел булмаячак. Чөнки алда әле тагын ике этап көтә.

Бәйгенең беренче этабы нәтиҗәләренә күз салсак, тавыш бирүдә барлыгы 1 миллионнан артык кеше катнашкан. Алар Россиянең 1113 шәһәреннән 5152 символ тәкъдим иткән. Россия Банкы рәисе урынбасары Александр Торшин сүзләренә караганда, илебез халкы яңа банкнотлар өчен символлар сайлауга бик кызыксынып караган.

Акча хөрмәтенә - флешмоб

Татарстан символларының икенче этапка узу уңаенан, Казанда 31 июльдән махсус флешмоб башланып китте. Хәзер һәр казанлы һәм шәһәребез кунагы Казан Кремле сурәтләнгән зур форматтагы 200 сумлык акча белән фотога төшеп, #200казань дигән хэштег белән әлеге фотоларны социаль челтәрләргә урнаштырып, Казан Кремленә алга таба узар өчен ярдәм итә ала. Бу 200 сумлык белән Казан Кремле диварлары янында, Кремль яр буе, "Казан" гаилә үзәге, "Әкият" курчак театры, М.Горький исемендәге паркта төшеп була. Һәр 5 урынның да беренче 100 фото авторлары сувенир флаер-банкнотлар көтә. Алар белән музейга керергә яисә Казан Кремлендә уздырылачак берәр чарада катнашырга мөмкин булачак.

Фотографлар Казан Кремлен ярата

Татарстан башкаласында, яңа акчалар тышлыгына төшерелергә тиешле символлар уңаеннан, чаралар моның белән генә тәмамланмый. Иртәгә, 2 август көнне, 19.00 сәгатьтә Спасс манарасы янына йөзләгән кеше җыелачак. Нәкъ менә биредә алар Казан Кремленең иң яхшы күренешен эзләячәкләр.

Фотокросс уздыру идеясен тәкъдим иткән Олег Самойлов әйтүенчә, әлеге чараның төп максаты - үзебезгә, гомумән алганда, россиялеләргә Казан Кремлен төрле яклап күрсәтү. Биредә әлеге тарихи урын буенча "фотоштурм" да уздырылачак. Кремль фотолары #200Казань хэштегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырылачак. Кем белгән, яңа акчалар бәйгесендә Казан җиңә калса, нәкъ менә фотокросста катнашучылар фотосы да эләгер?!

Профессионалмы син, әллә һәвәскәрме - чарада һәркем катнаша ала. Идеаль ракурсны эзләү процессын ярыш итеп уздырырга булганнар. Аның җиңүчеләренә кыйммәтле бүләкләр дә каралган. Мисал өчен, фотокросста катнашып, Fujifilm XQ2 камерасын, экшн-камера яки селфи-таякчык отып була. Чарада катнашыр өчен, биредә (openschool.biz/fotokross-kazan) теркәлеп була.

Икенче этапта пассивланмагыз!

Конкурсның икенче этабы 5-30 август көннәрендә узачак. Бу вакыт аралыгында Россиянең "Иҗтимагый фикер" фонды халык арасында сораштыру уздыра. Бер айга якын дәвам итәчәк тавыш бирүдә Россиянең Сахалиннан - Калининградка, Мурманскидан Дербентка чаклы территориясен колачлаячак. Сораштыру илебезнең 200 торак пунктында 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында уздырылачак. 6 мең кеше катнашкан чара нәтиҗәләре буенча иң популяр 10 шәһәр һәм алардагы 20 истәлекле урын сайлап алыначак.

Яңа акчалар тышлыгында сурәтләнү хокукын алган җиңүче-символлар 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнергә тиеш. Ул вакытта «Твоя-Россия.рф» сайтында, йә федераль басмалардагы анкеталарны тутырып тавыш биреп булачак. Моннан тыш, 7 октябрь көнне «Россия 1» телеканалы эфирында SMS аша да тавыш биреп булачак.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев