Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вахитлеләр тотынса - булдырыр

Һәр авылныкы кебек Вахитнең дә истәлекле вакыйгалары, тарихы бар. Элеккеге заманнарда авылның зираты эченә урнашкан дин йорты халыкка игелекле хезмәт күрсәткән. Аннан соң биредә ике мәчет - түбән оч һәм югары оч мәхәлләләренең эшләвен искә алып сөйләүче өлкәннәр дә бар. Бу Вахитнең динле һәм зур авыл булуын күрсәтә. Дин тыелган,...

Һәр авылныкы кебек Вахитнең дә истәлекле вакыйгалары, тарихы бар. Элеккеге заманнарда авылның зираты эченә урнашкан дин йорты халыкка игелекле хезмәт күрсәткән. Аннан соң биредә ике мәчет - түбән оч һәм югары оч мәхәлләләренең эшләвен искә алып сөйләүче өлкәннәр дә бар. Бу Вахитнең динле һәм зур авыл булуын күрсәтә. Дин тыелган, мәчет манаралары киселгән вакытлар әлеге саланы да читләтеп үтмәгән. Бер мәчет янып юкка чыккан, ә икенчесенең манарасы киселгән. Әмма аңа карап кына әби-бабаларның иманнары сынмаган, намазларын, уразаны ташламаганнар.

Әлеге болгавыр вакытлар артта калды. Вахитлеләр бүгенгәчә динне хөрмәт, ихтирам итеп яшиләр. Шулай булмаса, авыл мәчетен төзекләндерүгә шулкадәр зур суммада акчалар җыелыр идеме икән?! Биш миллион сумнан артыклык эш башкарылды, диделәр биредә - үткән атнада җирле халык, читтә яшәүче авылдаш-якташларның, гомумән, дин кардәшләрнең ярдәме белән төзелгән бик матур, күркәм дин йортын ачу тантанасында. Авыл халкының сөенечен уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде.

Изге гамәлләр кылу динебездә аерым урын алып тора, ә инде мәчет салу - иң олы, изге эшләрнең дә изгесе, диелә. Һәр эшнең башлап йөрүчесе, сәбәпчесе булган кебек, әлеге күркәм гамәлнең башында Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов тора дип билгеләп үттеләр.

-1992 елда төзелгән элеккеге мәчет бик аяныч хәлдә иде. Авылдашыбыз Нәфыйк Хөсәеновның фикер-тәкъдимнәре белән 2015 елда мәчет төзелеше башланып китте. Матди ярдәмнең күп өлешен дә әлеге хуҗалык күрсәтте, авыл халкыннан да бер миллион сум күләмендә акча җыелды, читтә яшәүче авылдашлар, дин кардәшләрнең дә терәген һәрдаим тоеп тордык. Җирлек башлыгы Илгизәр Корбановның да көче, хезмәте күп керде. Аллаһы Тәгалә эшебезне гел куәтләп, уңай итеп торды. Бүген менә уртак тырышлык белән төзекләндерелгән мәчет бусагасын атлап керәбез, - дип, мәчетнең имамы Зиннур хәзрәт Сәмигуллин рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Дин йортлары - ул һәр авылның йөзек кашы. Вахитнең зур, мәһабәт мәчетенең биек манаралары да авылга ямь биреп, ераклардан күренеп тора. Бинаның эче дә зәвык белән эшләнгән, якты, җылы. Киләчәктә мәүлид, ифтар ашлары үткәрү өчен дә шартлар булдырылган. Аерым уку бүлмәсе дә булу дин гыйлеме өйрәнүчеләргә мөмкинлекләр ача. "Алдагы елларда хатын-кызларны укытуны да оештырмакчы булабыз", - диде хәзрәт.

-Аллаһыма шөкер, бүген авылыбызда бик күркәм вакыйга. Нинди иркен, якты мәчет бинасы торгызылды. Барыбыз да бик куанабыз, сөенәбез, зур хезмәтне башкарып чыктылар бит. Барчасына да бик зур рәхмәт. Мәчет, мәктәп эшли икән, димәк, авыл яши дигән сүз. Вахитов исемендәге хуҗалыкның һәрвакыт ярдәмен тоеп яшибез. Хуҗалык нык булгач, яшьләргә дә эш бетми, шуңа күрә авылны саклап калырдай дәвамчылар да бар, - диде шушы авылда яшәүче Резидә апа Ибраһимова.

Сергей ДИМИТРИЕВ, район башлыгы:

-Дин тоту өчен районыбызда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бүгенге көндә җитмеш биш мәчет, биш чиркәү халыкка хезмәт күрсәтә. Яңа дин йортлары төзелә, искеләре яңартыла. Бу халыкның рухи байлыгы турында сөйли. Әлеге мәчет төзелешендә дә күп кеше хезмәт куеп, зур эшләр башкарылган. Киләчәктә ул халыкка файдалы хезмәт итсен.

Җирлегегез күпләргә үрнәк булырлык. Сыйфатлы йорт-куралар тормышыгызның җитеш булуын күрсәтә. Халкыгыз бердәм, булдыклы, тырышып эшли дә, матур итеп яши дә беләсез. Сез районда гына түгел, республикада да билгеле. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев