Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вахит белән Янил авылы арасындагы “Печмән елгасы” дигән урын хәтергә кереп калган

Һәрбер авылның үзенә күрә могҗизалы урыннары була. Безнең Янил авылында да андый җирләр бар иде. Хәзер ничек дип йөртәләрдер инде, белмим, без кечкенә вакытта Вахит белән Янил авылы арасындагы "Печмән елгасы" дигән урын хәтергә кереп калган. Җенле урын диярләр иде аны. Төннәрен яшьләр, бигрәк тә кызлар, шул тирәләрдә йөрергә куркалар...

Һәрбер авылның үзенә күрә могҗизалы урыннары була. Безнең Янил авылында да андый җирләр бар иде. Хәзер ничек дип йөртәләрдер инде, белмим, без кечкенә вакытта Вахит белән Янил авылы арасындагы "Печмән елгасы" дигән урын хәтергә кереп калган. Җенле урын диярләр иде аны. Төннәрен яшьләр, бигрәк тә кызлар, шул тирәләрдә йөрергә куркалар иде.

Шулай берсендә ике-өч кыз Вахиткә Казаннан килгән концерт карарга баралар. Авылда берничә егет аларның күрше авылга киткәннәрен белеп кала. Араларыннан берсе, башкаларга сиздермичә генә, актан киенеп, Печмән елгасына китә. Кызларның кайтканнарын шунда яшеренеп көтеп торырга була. Кызлар концертны карап бетереп, кайтыр юлга чыгалар. Төн бик матур, якты була. Шүрли-шүрли генә теге елганы да үтеп китәләр. Шул вакыт теге егет (аны Чирги Герасы дип йөртәләр, бик шук егет иде ул) кызлар артыннан чыгып, дөп-дөп басып килә башлый. Берсе, тавыш ишетеп, артына борылып караса - килә бит тегеннән бер ак нәрсә! Кызлар: "Җен килә!" - дип кычкырып, куркуларыннан авылга элдертәләр. Ничек кайтып җиткәннәрен дә сизми калалар. Ә иртәгәсен авылда: "Печмән елгасында кызларны җен куып йөргән!" - дигән сүз тарала. Шуннан соң кызлар, куркып, үзләре генә чит авылларга чыгып йөрми башлыйлар.

Без үсә төшкәч, Гера абый шундый кызык хәлләрне сөйләп, безне көлдерә торган иде. Һәрбер авылның да үзенең күңелле кешеләре була бит.

Мурат, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев