Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Уртак язмышлы Алексей Романов һәм Ник Вуйчич Казанда очраша

Ник Вуйчич мөмкинлекләре чикләнгән күп кешегә үрнәк булып тора. Яшел Үзәндә туып үскән 16 яшьлек Алексей Романовка да ул тулы тормыш белән яшәргә этәргеч бирүче кумир булган, бернигә карамастан теләгән өлкәсендә зур гына уңышларга ия булу өметен кабызган. Алексейның тумыштан кул чуклары юк. Үз анасы аннан тапкач та баш тарткан....

Ник Вуйчич мөмкинлекләре чикләнгән күп кешегә үрнәк булып тора. Яшел Үзәндә туып үскән 16 яшьлек Алексей Романовка да ул тулы тормыш белән яшәргә этәргеч бирүче кумир булган, бернигә карамастан теләгән өлкәсендә зур гына уңышларга ия булу өметен кабызган. Алексейның тумыштан кул чуклары юк. Үз анасы аннан тапкач та баш тарткан. Малай берникадәр балалар йортында яшәргә мәҗбүр булган. Бәхеткә, бераздан Алексей чын гаиләле була: аның хәзер әнисе, әтисе һәм дүрт абыйсы бар.

Хәзерге көндә Алексей Романов музыка белән кызыксына, пианинода уйный. Аңа табигый талантыннан тыш нык холкы да булышлык итә. Кечкенә чактан ук ул көйләр сайлый башлый, бераздан нота грамотасын өйрәнә. Ә мәктәп укучысы булуга карамастан, пианинода оста уйнавы белән Алексей La Primavera Казан камера оркестры баш дирижеры Рөстәм Абязовны да шакаттыра һәм ул егетне бер сәхнәдә чыгыш ясарга чакыра.

Үз кумиры белән Яшел Үзән егете тәүге тапкыр Мәскәүдә Андрей Малаховның "Пусть говорят" тапшыруында таныша. Ник Вуйчич тапшыруда Лешаның пианинода уйнавын ишеткәч, "Мин тиздән Казанга киләм - синең белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга телим", - дип белдергән. Егет, әлбәттә, бу тәкъдимне шатланып кабул итә. Узган ел ноябрьдә булачак тамашаның кичектерелүе дә аның кәефен кырмый - ул бушаган вакытын кабат музыкага багышлый.

Кул чуклары булмауга карамастан да үзлегеннән пианинода уйнарга өйрәнгән бу егет кыска вакыт эчендә безнең илдә генә түгел, читтә дә йолдызга әйләнә: аны күп кенә тапшыруларда күрсәтәләр, чит ил газета-журналларында да язып чыгалар. Шулай ук Алексейны яшь музыкант буларак төрле чараларга чакыра башлыйлар. Шушы көннәрдә генә ул Финляндия башкаласы Хельсинкидан кайтып төшкән: Алексей Романовны дөньяның иң дәрәҗәле эшлекле кешеләре җыела торган «Nordic Business Forum»да чыгыш ясарга чакырган булганнар.

16 яшьлек бу үсмер әлеге чарада катнашканда бик дулкынландым, ди. Чөнки форумга планетаның иң яхшы маркетологлары - исемнәре дөнья буйлап танылган брендлар белән эшләүче белгечләр җыелган икән. Бу форумның бер чарасы «Җитешсезлекләр һәм өстенлекләр» дип аталган булган. Безнең Алексей бары тик үзенең музыкасы белән генә тормышта очраган киртәләрне бернигә дә карамастан җиңеп булуын дәлилли.

- Мин тыңлаучыларымны күрмәдем дә: тулаем музыкага чумдым. Дөрес нотага басмыйча ялгышмасам гына ярар иде, дип уйладым ул минутта. Ләкин бар да яхшы узды - мин үземнән бик канәгать калдым. Соңрак видеода күреп үземә-үзем шакаттым, - дип көлә Алексей.

Хельсинкидан кайту белән ул кабат үз кумиры белән очрашуга әзерләнә башлаган. Танылган Ник Вуйчич аны бу юлы да үзе белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга чакырган. Билгеле булганча, Ник Вуйчич "Чиксез тормыш" дип исемләнгән лекциясе белән 19 ноябрь көнне Казанның "Татнефть Арена"сында чыгыш ясаячак. Ник Вуйчичның чыгышын тыңларга казанлылар гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә тамашачылар киләчәк: Самара, Уфа һәм, әлбәттә, Татарстанның үз шәһәрләре дә читтә калмаячак - Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Камадан да Никны күрергә теләүчеләр шактый җыела.


Алсу ХӨСНЕТДИНОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев