Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Тылсым”га йөрүчеләр спектакль куйды (фото)

Күптән түгел без - 23 кеше "Тылсым" тернәкләндерү үзәгендә дәваландык. Татар театрына нигез салынуга 110 ел тулу уңаеннан Кукмара үзәк китапханәсе хезмәткәре Тәскирә Сәлимова безнең белән "Театр - киләчәккә күпер" дигән әңгәмә уздырды. Ул милли театрыбыз узган юлның озын-озак, данлы-мактаулы, гыйбрәтле һәм хәвеф-хәтәрле булуы, сәхнә фидакарьләренә юл ярып баруның бер...

Күптән түгел без - 23 кеше "Тылсым" тернәкләндерү үзәгендә дәваландык. Татар театрына нигез салынуга 110 ел тулу уңаеннан Кукмара үзәк китапханәсе хезмәткәре Тәскирә Сәлимова безнең белән "Театр - киләчәккә күпер" дигән әңгәмә уздырды. Ул милли театрыбыз узган юлның озын-озак, данлы-мактаулы, гыйбрәтле һәм хәвеф-хәтәрле булуы, сәхнә фидакарьләренә юл ярып баруның бер дә җинел булмаганлыгы турында сөйләде. Театр безнең газиз туган телебезне, милләт буларак халкыбызны, рухыбызны саклап калган. Бүгенге көндә республикада 15 дәүләт театры бар. Шуларның җидесе - башкалабыз Казанда.

Әлеге китапханәченең тәкъдиме һәм киңәшләре белән без күренекле язучы, драматург Галиәсгар Камалның "Беренче театр" әсәрен сәхнәләштердек. Өлкән яшьтә булуга карамастан, һәркайсыбыз рольләрне өйрәнүгә зур тырышлык куйдык. Хәмзә бай ролендә Салихҗан Әшрәфҗанов иде. Биби булып - Фәния Мотыйгуллина, Хәбибрахман ролен Хәләф Мотыйгуллин уйнап күрсәтте. Гөлбизә Әхмәтова - Гафифә, Илдус Мөбарәков Вәли ролен башкарды. Мин үзем спектакльдә Факиһә идем. Ял итүчеләр бу тамашадан бик канәгать калдылар.

Галина КУЧЕРБАЕВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев