Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тат.Тулба китапханәчесе балалар белән көзге урманга экскурсиягә чыкты (фото)

Урман... Борын-борынгыдан адәм баласын ачы салкын җилләрдән саклаучы да, аңа торак-яшәү шартларын тудыручы да, җылытучы да, туендыручы-сыйлаучы да, күңелен күрүче дә.Урман безгә үзенең матурлыгы белән кадерле - саф һавасы, яфракларның әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы - болар барысыда кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта, сәламәтләндерә. Табигатьнең бер тере почмагы буларак урманның...

Урман... Борын-борынгыдан адәм баласын ачы салкын җилләрдән саклаучы да, аңа торак-яшәү шартларын тудыручы да, җылытучы да, туендыручы-сыйлаучы да, күңелен күрүче дә.Урман безгә үзенең матурлыгы белән кадерле - саф һавасы, яфракларның әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы - болар барысыда кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта, сәламәтләндерә.

Табигатьнең бер тере почмагы буларак урманның тереклек ияләре: агач, куак һәм төрле үләннәр, җәнлек һәм кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү; укучыларда урманның кешегә китергән файдасы турында күзаллау булдыру һәм табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтыяҗы уяту, табигатьнең гүзәллеген, матурлыгын тоя белергә, аны сакларга өйрәтү максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары белән урманга сәяхәткә бардык. Балалар укытучылары Резеда апа белән Лилия ападан мәктәптә алган урман турындагы белемнәрен тагын бер кат ныгыттылар. Өй эше итеп укучыларга Җ.Тәрҗемановның "Тукран малае Шуктуган" әсәрен укырга һәм көзге урман турында рәсем ясарга кушылды.

Көз уртасында урман төрле төсләргә бизәлгән. Агачлардан җиргә яфрак ява. Урманда -яфрак бураны. Ә урманның һавасы!..

Урман - тереклек иясе өчен яшәү чыганагы, табигатьнең искиткеч олы, кыйммәтле байлыгы. Урманны саклагыз!

Саклагыз үсемлекләрне,

Өзмәгез чәчәкләрне,

Кош оясына тимәгез,

Саклагыз бөҗәкләрне.

Агач куаклар утыртып,

Урманнар үстерегез.

Чишмә - күлләрне һәрвакыт

Сез чистартып торыгыз.

Әйдәгез, бергәләп табигать сагына басыйк!

Гөлнара Хәсәнова, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев