Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш вакытында окоп казуда райондашларыбыз да катнашкан

1941 ел. Октябрь урталарында немец-фашист гаскәрләре башкалабыз Мәскәүгә якынлаша. Татарстанга да куркыныч яный башлый. Дошманны якын китермәс өчен Казанны ярымбоҗра саклану корылмасы белән әйләндереп алу, танкларга каршы окоплар казу, землянкалар кору, күзәтү, ут нокталары урнаштыру бурычы куела. Бу эшкә безнең районнан да бик күп кешеләр җәлеп ителгән.

Әсән-Елга авылында гомер кичерүче Мөкәррәмә апа Газизҗанова барысын да бүгенгедәй хәтерли.

-1941 елның ноябре башы иде. Авылдан берничә кызны Апас районына окоп казырга җибәрделәр, - дип сөйли ул. - Җир катырган, кар яуган иде инде. Кырык биш градуска җиткән салкыннар торды ул кышны. Иртәнге сәгать алтыдан караңгы төшкәнче кәйлә, көрәк белән туң җирне чокыйбыз. Өсләребездә юка гына киемнәр. Кулларыбыз туңудан берни сизми башлый, ә планны үтәргә кирәк. Көненә 600 грамм икмәк бирәләр, аның өчен эштән соң төн уртасына кадәр чират торасы. Унике кыз бергәләп кечкенә генә өйгә фатирга урнашкан идек. Анда кунарга гына кайтып, ипи белән чәй эчәбез дә, салкын идәнгә җәйгән салам өстендә тезелешеп йоклыйбыз. Ничек сыйганбыздыр: хуҗаларның балалары да бар иде бит әле. Бервакыт мичкә киптерергә куйган итегем янып, чабатага калгач, бөтен әрнүләрем күз яшьләре булып тәгәрәп чыкты.

Кечкенә генә гәүдәле Мөкәррәмә апаны тыңлаганда үземнең дә йөрәгем сыкрап куя: никадәр авырлыкларны күтәргән ул чор кешеләренең ябык иңнәре! Шул тикле ерак җирләрдән, урман-басуларны кичеп, беръялгызы җәяүләп кайткан ул авылына. Февраль азаклары була бу. Әмма талчыккан, хәлсезләнгән кызны биредә янә колхоз эшләре көтә. "Шөкер, күпне күрдек инде, урманнар кисүдән кайтып кермәдек. Өтеп ала торган кышкы суыкларда, карга бата-чума, кул пычкысы белән юан агачларны аударырга туры килде", - ди ул. 1944 елда исә авылдан дүрт кызны хәрби комиссариатка чакыртып алалар. Шунда хәрби әзерлек үтәргә туры килә. Ике иптәш кызым фронтка китте, ә безнең төркемне чират җиткәч кенә җибәрми калдырдылар, ди Мөкәррәмә апа.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев