Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соң инде...

Көзге җил якында үсеп утырган балан куакларының яфракларын өзә, җимешләрен йолкый да, тәүге ап-ак карга ыргыта. Сусыл, кып-кызыл җимешләр, кар өстендә кызыл кан бөртекләренә охшап, Хәйри картның күңелендә ниндидер шом уяталар. Ул көзге җилнең салкынлыгыннан бөрешеп куя. - Әй, сагышлы көз! Әй, сагышлы көннәрем минем! Салкын кышны күңелемә кертмәгез, -...

Көзге җил якында үсеп утырган балан куакларының яфракларын өзә, җимешләрен йолкый да, тәүге ап-ак карга ыргыта. Сусыл, кып-кызыл җимешләр, кар өстендә кызыл кан бөртекләренә охшап, Хәйри картның күңелендә ниндидер шом уяталар. Ул көзге җилнең салкынлыгыннан бөрешеп куя.

- Әй, сагышлы көз! Әй, сагышлы көннәрем минем! Салкын кышны күңелемә кертмәгез, - дип, ачынып уйлап куя карт. Сагышка уралган агачларга, алтын төсенә манылган яфракларга карап, әкрен генә хәтер йомгагын сүтә ул.

...Нык, тулы гаиләдә туып-үсте ул. Әти-әнисенә бер генә бала иде. Әллә әтисе тракторист булганга, кечкенәдән техника белән кызыксынып, әтисенең кул арасына кереп үсте. Мәктәптә яхшы билгеләренә генә укыса да, яшьтәшләре кебек, укып бетергәч тә, шәһәргә китү ягын карамады, авылда калды, әтисенең тракторына утырды. Авылда дәрәҗәсе бик тиз күтәрелде аның. Эчми, тартмый, сәламәтлеге ташып тора, тырыш, чиста-пөхтә, җитмәсә, теләсә кайсы кызны үзенә каратырлык чибәр, телгә дә оста иде.

Авыл җирендә тракторчылар бик кадерле вакытлар иде бу. Кемнең генә гозере төшми аңа. Хәйри эчмәгәч-тартмагач, аңа эшләгәне өчен авылдашлары акчалата түләделәр. Акча кергән саен егетнең күңеле күтәрелеп, тагы да күбрәк эшлисе килде. Тырыш егет әкренләп акча колына әйләнгәнен сизми дә калды.

Шыгырдап торган наратлардан өр-яңа өй салды, яхшы машина алып җибәрде, ә аннары өйләнү турында уйлый башлады. Авылдагы бер генә кыз да күңеленә ошамады аның. Йөрәге ашкынып мәхәббәт килгәнен көтте.

Килде ул мәхәббәт... Йөрәкләрне исәрләндергән ямьле яз көнендә авыллары-на шәфкать туташы булып эшкә килгән кызны күрде дә, чын күңелдән гашыйк булды. Ә кыз, чынлап та, бик чибәр иде. Сызылып киткән кара кашлар, янып торган кара күзләр, озын кара толым... Гәүдәсе дә бик сылу, нәфис иде аның. Ак халаты белән ак калфагын да киеп, энҗе кебек тешләрен күрсәтеп, бер елмаеп та җибәрсә... Әйтерсең лә, синең каршыңда гади кыз түгел, фәрештә басып тора! Исеме дә җисеменә туры килә - Ай-сылу.

Чибәр кыз белән аралаша башлагач, Хәйри аның һәрчак шат күңелле булуына, акыллы фикер йөртүенә сокланды. Әйе, Айсылу - ул өзелеп көткән яр иде.

Мөнәвәрә Шәфигуллина

Язманы тулысы белән "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев