Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салым түләүдән кемнәр азат ителә?

Үзара салым түләүдән нинди категория кешеләр азат? Бу төркемгә сугыш елларында эшләүчеләр, 90 яшьтән өлкәнрәкләр һәм репрессия корбаннары керәме? Гөлмирә. Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин аңлатуынча, үзара салым, аның күләме җирле референдум барышында билгеләнә. Референдум - үзара салымны законлаштыру дигән сүз. Моңа кадәр...

Үзара салым түләүдән нинди категория кешеләр азат? Бу төркемгә сугыш елларында эшләүчеләр, 90 яшьтән өлкәнрәкләр һәм репрессия корбаннары керәме?

Гөлмирә.

Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин аңлатуынча, үзара салым, аның күләме җирле референдум барышында билгеләнә. Референдум - үзара салымны законлаштыру дигән сүз. Моңа кадәр аны һәр җирлек советы төрлесе төрле вакытта үткәрә иде, әмма узган ел, әлеге эшне уңайлырак итү максатыннан, барлык районнардагы эшне бер көнне - ноябрь аенда башкардык. Исегезгә төшерәбез, халыктан җыелган һәр сумга дәүләттән дүрт сум акча өстәлә. Әлеге акча җирле мәсьәләләрне (зиратларны, һәйкәлләрне төзекләндерү, юлларга ком түшәү һәм башкалар) хәл итү өчен тотылырга тиеш.
Үзара салым турындагы закон нигезендә, референдумда аерым категория кешеләр өчен ташламалар да каралырга мөмкин. Үткән елларда, җирлек советы утырышы карары һәм референдум нәтиҗәләре нигезендә, үзара салым акчалары югары уку йортларында укучы студентлардан гына алынмады. Ә 2017 елда исә үзара салым түләүдән беренче группа инвалидлар, күп балалы гаиләләр (дүрт баладан күбрәк), ялгыз бала үстерүче әниләр, 85 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм көндезге бүлектә укучы студентлар азат ителәчәк. Закон нигезендә, мондый ташламаларга ия кешеләр теге яки бу авыл җирлегендә яшәүче халыкның 30 процентыннан артып китмәскә тиеш. Әлеге категория кешеләр тулысы белән азат ителәме, әллә өлешчә генәме - монысы да референдум вакытында карала.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев