Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Поч.Кучуктан Яппаровлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды (фото)

"Яшьләр көне"нең иң тантаналы мизеле, мөгаен, Поч.Кучук авылында тигез, матур пар булып тормыш юлын узучы, быел үзләренең "Кызыл якут" туйларын билгеләп үткән Лидия һәм Анатолий Яппаровларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшыру булгандыр. Әлеге бүләкне һәм район башлыгының Рәхмәт хатын, Мәскәүдән килгән Мактау грамотасын Яппаровлар гаиләсенә район Башкарма комитеты җитәкчесе...

Анатолий абый дистә еллар "Дружба" колхозында механизатор, ә Лидия ханым фермада дуңгызлар карауда эшли. Аларның тырыш хезмәтләре күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнә.

Гаилә биш балага гомер, тиешле белем-тәрбия биреп олы тормыш юлына чыгара. Лидия апа "Ана даны - Материнская слава" медале белән дә бүләкләнгән.

-Балаларыбызның барысы да башлы-күзле булып бетте инде, Аллага шөкер. Безне яратып, "әби-бабай" диеп өзелеп торучы 9 оныгыбыз үсеп килә, - дип сөенә бәхетле әти-әни. - Олы кызыбыз Лариса гаиләсе белән - Поч.Кучукта, Анфиса - Мамадыш районында, Алисә белән Евгений - Казанда, Александр Иске Кенәдә яшиләр. Балалар кечкенәдән дус-тату булдылар. Хәзер дә бер-берсенә ярдәмләшеп, шатлык-борчуларын бүлешеп яшиләр. Ул-кызларыбызның туганлык җепләрен саклаулары, барысы бергә җыелып туган йортка кайтулары әйтеп бетергесез зур шатлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев