Нурминкә елгасын төзекләндерү эше биш ел дәвамында барачак (фото)
Кукмара үзәген - Нурминкә елгасын төзекләндерү эше биш ел дәвамында барачак. Ә быелгы эшләрне 8 августка кадәр төгәлләү - төзүчеләр алдында көн кадагында торган мәсьәлә. Бер генә атна Кукмарада булмаган идем, үзгәрешләрне күреп сөендем. Җиңү Паркы янындагы күперне ничек матур итеп төрле төскә буяп, өстен ябулы итеп эшләп куйганнар. Кара,...
Кукмара үзәген - Нурминкә елгасын төзекләндерү эше биш ел дәвамында барачак. Ә быелгы эшләрне 8 августка кадәр төгәлләү - төзүчеләр алдында көн кадагында торган мәсьәлә.
Бер генә атна Кукмарада булмаган идем, үзгәрешләрне күреп сөендем. Җиңү Паркы янындагы күперне ничек матур итеп төрле төскә буяп, өстен ябулы итеп эшләп куйганнар. Кара, элек игътибар ителмәгән генә, нинди ямьсез булган икән бит бу тимер корылма! Ленин урамына, тиешле таләпләрне үтәп, менә дигән асфальт салына, Гафиятуллин урамындагы ике катлы йортны тышлау, балконнарны яңарту эшенә керешкәннәр, Атлас Булатов исемендәге паркта да көн саен нинди дә булса эш башкарыла. Әле болары күзгә ташланганнары гына. Кыскасы, кайный, үзгәрә Кукмара.
Әле кайчан гына Кукмара үзәген матурлау максатыннан Нурминкә яр буена беренче көрәк кадалган иде. Берничә ай эчендә бу тирәдә шактый эш башкарылды. Төзүчеләргә райондагы хезмәт коллективлары да берникадәр ярдәм итте.
-Бүгенге көндә биредә 40тан артык кеше эшли, яр буена төшә торган баскычларны ясау, амфитеатр өчен эскәмияләр урнаштыру, ярларны ныгыту бара, - ди әлеге күләмле проектка алынган "Строй-Гарант" төзү оешмасының мастеры Нияз Ризванов. - Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә яр буена төшеп йөрерлек итеп эшлибез. Тиздән Җиңү Паркына керү өлешендә ябык сәхнә төзеләчәк. Юлга янәшә урнаштырылган утыргычларның эше төгәлләнде. Светофордан күпергә таба брусчатка җәелеп бетү алдында.
Быел, Җиңү Паркыннан алып, эчке эшләр бүлегенә кадәр булган өлештә төзекләндерү эшләрен төгәлләү планлаштырыла. Киләсе елларда исә планда - Нурминкә елгасы буйлап, Гагарин урамына кадәр яр буйларына ямь кертү.
Эш бара, көннән-көн алга китә. Әмма кукмаралылар арасында хезмәтнең кадерен белмичә, чисталыкка чын мәгънәсендә төкереп караучылар да очрый. Тулы бер ланшафт барлыкка килсен өчен Җиңү Паркының яр буе өлешендәге коймасы алынды. Бу үз чиратында паркка кереп, андагы матурлык белән хозурланырга, эскәмияләргә утырып ял итәргә мөмкинлек тудырды. Әмма кичләрен урамда ял итүчеләр төзеклекнең, матурлыкның кадерен аңламыйлар. Теләсә кайда аунап яткан кәгазьләр, бушаган аракы, сыра шешәләре шул турыда сөйли. Паркны җыештыру өчен билгеләнгән кеше көн саен шушы чүп-чарны җыештырырга мәҗбүр. Кайчан тәртипкә өйрәнербез икән?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев