Әни - иң кадерле кеше ул
Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем дисезме? Ул минем әнием! Син авырганда төннәр буе сине юатучы, күз карашы белән сине иркәләүче кем соң ул? Әнием! Иртә белән:"Тор, кызым, соңга каласың, уятырга кызгандым, бик тәмләп йоклый идең", - дип иркәләп уятучы, мәктәпкә озатучы...
Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем дисезме? Ул минем әнием! Син авырганда төннәр буе сине юатучы, күз карашы белән сине иркәләүче кем соң ул? Әнием! Иртә белән:"Тор, кызым, соңга каласың, уятырга кызгандым, бик тәмләп йоклый идең", - дип иркәләп уятучы, мәктәпкә озатучы кем соң ул? Ул минем әнием ич! Минем әнием әнә шундый ул.
Әниемне мин бик тә яратам, хөрмәт итәм. Минем өчен әни иң кадерле кеше ул.
Дилбәр ЗАКИРОВА, Олыяз мәктәбе укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев