Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Көзге боз өстендә сак булыйк

Янгын сүндерү һәм саклау хезмәте кисәтә: көзге боз өстендә сак булыйк! Көзнең октябрь-ноябрь айларында елга-буаларда боз ката башлау белән, халык боз өстенә ашыга. Балыкчылар балык тотса, бала-чага чана, чаңгы, тимераякта шуа, ә олылар я җәяүләп, яисә машина белән бер ярдан икенче ярга туры юл сала. Ләкин көзге бозның кеше гомере...

Янгын сүндерү һәм саклау хезмәте кисәтә: көзге боз өстендә сак булыйк!
Көзнең октябрь-ноябрь айларында елга-буаларда боз ката башлау белән, халык боз өстенә ашыга.
Балыкчылар балык тотса, бала-чага чана, чаңгы, тимераякта шуа, ә олылар я җәяүләп, яисә машина белән бер ярдан икенче ярга туры юл сала. Ләкин көзге бозның кеше гомере өчен бик куркыныч булуы хакында берәү дә уйлап карамый.
Быелның 11 октябрендә Актаныш районының Бүләк авылы тирәсендәге әле бозы катып та өлгермәгән елгага УАЗ-буханка автомобиле төшеп китә һәм җиде кеше машина эченнән чыга алмыйча су астында үлә.
Элеккеге елларда безнең районда да, ныгымаган боз өстенә кереп, балыкчыларның, бала-чагаларның, транспортның да су астына киткән очраклары булды. Нократ елгасы ярына урнашкан Лубян, Плаксиха, Татар Толлысы һәм Мәмәшир авыллары тирәсендә аеруча куркыныч. Шулай ук районыбызның һәр авыл җирлеге биләмәләрендәге утызлап буаның көзге бозы хәвеф-хәтәр саклап ята.
Әгәр бәла-каза килеп чыга кала икән, түбәндәгеләрне онытмагыз!
Боз астына - салкын суга төшеп киткәнсез икән:
-коткыга бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, сулышыгызны тәртипкә китереп, су өстенә йөзеп чыгыгыз;
-кулларыгызны як-якка җәеп, боз кырыена тотынырга һәм гәүдәгезне агым буенча горизонталь хәлгә китерергә тырышыгыз;
-күкрәк белән боз кырыена ятарга һәм башта бер, аннары икенче аягыгызны боз өстенә куярга онытмагыз;
-үзегез элек килгән боз өстеннән шуышыгыз, чөнки үзегез үк андагы бозның ныклыгын тикшергәнсез бит инде.
Әгәр сезнең күз алдында берәр кеше боз астына төшеп китсә:
-ярдәмгә килүегез турында аңа шунда ук хәбәр итегез;
-бәкегә кулларыгызны ике якка киң итеп җәйгән көе шуышып барыгыз;
-таяну мәйданын киңәйтү өчен мөмкинлеккә карап такта, фанера яисә чаңгы куеп шуышыгыз;
-ватылган боз кырыена ук килмәгез, үзегезнең төшеп китүегез бар;
-бәкегә килеп җиткәнче генә бәлагә юлыккан кешегә чалбар, каеш, шарф, берәр өс киеме, таяк, такта кисәге, чаңгы яисә кул астында булган башка әйберләрне сузыгыз, аннары боз өстенә өстерәп чыгарыгыз.
Әгәр сез машинагыз белән боз астына төшеп китәсез икән:
-машина берара батмыйча су өстендә торачак һәм машинадан сикереп чыгу өчен сезнең берничә секунд вакытыгыз булачак;
-машина төпкә төшеп утырганда ишекләр, тәрәзәләр ябык булса, салонда һава берничә минутка җитәчәк һәм бу вакыт эчендә сез артык киемнәрне салып тәрәзә яисә ишек аша чыгып тиз генә йөзеп чыга аласыз.
Һәркем тарафыннан алдан уйланылган гамәлләр, саклык, игътибарлык судагы бәхетсезлек очракларын булдырмаска ярдәм итәчәк.
Сак булыгыз! Үз-үзегезне һәм якыннарыгызны бәла-казаларга юлыктырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев