Кул көрәше буенча Россиянең спорт остасы Рузия Габдрахманова Румыниядә үтәчәк Европа чемпионатында көч сынашачак
Кул көрәше буенча Россиянең спорт остасы, ветераннар арасында Россия чемпионы исемен яулаган Рузия Габдрахманова май аенда илебез данын яклап, Румыниядә үтәчәк Европа чемпионатында көч сынашачак. Бигрәк көчле ул Рузия. Мәскәүдән мактаулы исем алып кайткач, "Әйдә, чемпион белән кул көрәштереп карыйк әле?!" - дип тәкъдим иткән идем. Кая ул, селкетеп тә...
Кул көрәше буенча Россиянең спорт остасы, ветераннар арасында Россия чемпионы исемен яулаган Рузия Габдрахманова май аенда илебез данын яклап, Румыниядә үтәчәк Европа чемпионатында көч сынашачак.
Бигрәк көчле ул Рузия. Мәскәүдән мактаулы исем алып кайткач, "Әйдә, чемпион белән кул көрәштереп карыйк әле?!" - дип тәкъдим иткән идем. Кая ул, селкетеп тә булмады үзен. "Сезнең кебек кызыксынучылар күп инде ул, бигрәк тә ир-атлар көчләрен сынап карарга телиләр, -ди ул елмаеп.- Мактану булмасын, күп очракта кулымны сала алмыйлар. Элегрәк, кафеда эшләгәндә, бер ведомствода эшләүче ир кеше мине танып, кул көрәштерергә кыстый иде. Көчле затлар җиңелергә яратмый бит алар, көче җитмәгәч, иптәшләрен дә алып килә башлады."
Ә барысы да 2002 елда булган район Сабан туеннан башлана. Иптәш кызы Ленузаның чакыруы буенча Мамадыш районының Олыяз авылыннан Рузия Кукмарага кунакка килә. Кул көрәше буенча ярыш игълан иткәннәрен ишеткәч, моңа кадәр авыл Сабан туенда берничә тапкыр гына кулының көчен сынап караган Рузия мәйдан уртасына чыга. Һәм ... 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында хатын-кызлар арасында җиңү яулый. Күркәм нәтиҗә күрсәткән кунак кызы белән ярышның хөкемдары Айрат Вахитов кызыксына, ул вакытта район спорт эшләре оешмасы җитәкчесе булып эшләүче Илгиз Салихов белән дә таныштыра. Ә Илгиз абый "үгезне мөгезеннән алып", шунда ук Рузияне Чистайда үтәчәк "Авыл яшьләре" уеннарында Кукмара данын яклап, катнашырга чакыра. Уен таләпләре буенча Рузиянең яшәү урыны безнең районда булырга тиеш булганлыктан, әле үз йортына пропискага да кертә. Шуны да өстәп әйтик, Илгиз абый әле һаман да аның уңышлары белән кызыксынып, хәлләрен белешеп яши.
Рузия бу ярышта үз авырлыгында бишенче урынны ала. 42 район катнашканын, тәҗрибәсе юклыгын, кул көрәштерүдә махсус алымнарны белмәвен исәпкә алсаң, булдырды диясе генә кала. Шуннан соң спортның әлеге төре чын-чынлап үз эченә бөтереп алып кереп китә аны. Бер елдан республика беренчелегендә үз авырлыгында - өченче, 2004 елда Зәйдә үткән "Авыл яшьләре"ндә беренчелекне ала.
Ә 2006 елда Мамадышта узган "Авыл яшьләре" уеннарында Кукмара командасының беренче урынны алуында Рузиянең бик зур өлеше бар. Беренчедән, 63 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшер өчен (ни өчендер ярышлар программасына 70 түгел, ә 63 килограмм һәм аннан югары кертелә.- авт) бер ай эчендә ун килограмм авырлыгын "куарга" туры килә аңа. Икенчедән, кул көрәштерү төре иң соңгы көнне үткәрелә. Күрсәткечләргә карап, команданың нинди урын алачагы билгеләнә. Нәтиҗәдә Рузия үз үлчәү авырлыгында беренчелекне яулый һәм Кукмара командасы төп приз -"Газель" микроавтобусы белән бүләкләнә. Юлда кайтканда үз адресына бик җылы котлаулар, ихлас рәхмәт сүзләре кабул итә ул.
Күз тимәсен, Рузиянең уңышларын сөйләп бетерерлек түгел. Район, республикада гына түгел, Россия күләмендәге бәйгеләрдә беренчелекне яулавына инде гадәти әйбер итеп карарга күнегелгән.
-Ярышларда катнашыр өчен тылың нык булу, якыннарың тарафыннан теләктәшлек кирәк. Тормыш иптәшем Камил каршы булса, әлбәттә, бернинди бәйгеләргә дә бара алмас идем. Ул уңышларым белән бик кызыксына, мин югында ике кызыбызны тәрбияли, - ди әңгәмәдәшем.- Иганәчеләребез - Кукмара металл савыт-сабалар заводы, "Строй-Гарант" оешмасы җитәкчеләренә бик рәхмәтлемен. Кайчан гына ярдәм сорап барсам да, кире бормыйлар. Элегрәк ярышлар алдыннан имтиханга кергән кебек бик дулкынлана идем. Көндәшләрем миннән курыккандыр инде, мин - алардан. Хәзер исә шәкертләрем өчен борчылам, аларның уңышларына шатланам.
Инде берничә ел Рузия Габдрахманова балалар сәламәтләндерү үзәгендә тренер булып эшли. Уңышлары да күренә - кызларын инде ил күләмендә таный башлаганнар.
-Россия беренчелегенә баргач, Россия кул көрәштерү Федерациясенең вице-президенты Андрей Петров Зур Сәрдек гимназиясе укучысы, 14 яшьлек Әминә Тимерованың килү-килмәве белән кызыксынды. "Кызларың көчле, өмет бар", - дип үсендерде, -ди Рузия. - Әминә анда 55 килограмм үлчәү авырлыгында икенче урынны алды, Кукмара гимназиясеннән Рания Гәрәева 70 килограммнан югары үлчәүдә өченче булды.
...Май аенда Рузияне Румыниядә үтәчәк Европа Чемпионаты көтә, дигән идек. Ә анда җиз иләктән иләнгән иң көчлеләр генә бара. Тагын да зуррак хыялы бар - Европада җиңеп, кул көрәше буенча Дөнья чемпионатында көч сынашасы килә. Я, аңа көч биреп, йодрыкларны төйнәдекме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев