Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан кызы Әлфия “Великолепный век” сериалының баш герое Хюррем Солтан белән дуслашкан

"Великолепный век" төрек телесериалын карамаган, аның турында ишетмәгән кеше бар микән? Хәтерләсәгез, әлеге фильм тиз арада халык күңелен яулап алды. Хәзерге вакытта бу сериалның 50дән артык илдә тәрҗемә ителеп күрсәтелгәнлеге билгеле. Чыннан да, әлеге тарихи фильмны кабат-кабат карарга мөмкин. Ә менә бөтен дөньяга билгеле сериалның төп актерлары белән очрашу бәхете...

"Великолепный век" төрек телесериалын карамаган, аның турында ишетмәгән кеше бар микән? Хәтерләсәгез, әлеге фильм тиз арада халык күңелен яулап алды. Хәзерге вакытта бу сериалның 50дән артык илдә тәрҗемә ителеп күрсәтелгәнлеге билгеле.

Чыннан да, әлеге тарихи фильмны кабат-кабат карарга мөмкин. Ә менә бөтен дөньяга билгеле сериалның төп актерлары белән очрашу бәхете һәркемгә дә елмаймый шул. Instagram челтәрендә "Минем яраткан татар телем" сәхифәсен оештырган Әлфия Бәдретдинова исә "Великолепный век" сериалында төп хатын-кыз ролен - Хюррем Солтанны уйнаган Мәрьям Үзерли белән очрашып кына калмаган, ә чын мәгънәсендә дуслашырга өлгергән.


- Сериалларга бер дә исем китми иде. Тик "Великолепный век" сериалы мине чын мәгънәсендә әсир итте. Әлеге сериалның фанатына әверелгәнемне сизми дә калдым. Истанбулга, төрек теленә чын-чынлап гашыйк булдым. Әлеге телне дә нәкъ менә сериаллар аша өйрәндем, - дип сөйли Әлфия.


2015 елның җәендә ул Истанбулга ял итәргә бара. Әмма "Великолепный век" сериалы күргәзмәсенә эләгә алмый кала. 2016 елның ахырында исә Дубайга ял итәргә килгәч, ниһаять, әлеге күргәзмәгә бару бәхете насыйп була.


- Миндә әлеге күргәзмәдән шактый гына видеолар саклана. Шуларның берсендә мин "Дубайда Хюррем Солтанны очратып була", - дип әйтәм, чөнки күргәзмәдә әлеге сериалның төп геройлары таш сыннар рәвешендә ясап куелган. Әлеге сүзләр ике айдан соң чынга ашар дип кем уйлаган? - ди Әлфия.


Бактың исә, Мәрьям Үзерли үзенең косметикасын чыгара башлаган икән. Март аенда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә дә шуны презентацияләү өчен килгән.

- Мәрьям Үзерлиның Абу-Дабига киләчәген белүгә, "мин бу очрашуга, һичшиксез, эләгергә тиеш", - дип үз-үземә сүз бирдем. Әлеге көн килеп җиткәч, эштән сорап, Аҗман әмирлегеннән Абу-Дабига юл тоттым. Шунысын әйтим: төрек телен белүем миңа бик тә ярдәм итте. Мәрьям белән төрекчә сөйләшү, аңлашу бәхете насыйп булды, - дип дәвам итә Әлфия.


Дубайда үз туган телендә аралаша алу Мәрьям Үзерлиның да күңеленә хуш килгән, ахрысы. Алар Әлфия белән күптәнге дуслар, танышлар кебек сөйләшә. Татар кызына Мәрьямнең тән сакчылары да комачауларга батырчылык итми, хәтта.


- Мәрьям бик гади һәм шундый мөлаем, ягымлы. Гел елмаеп кына тора, үзен әллә кемгә куеп сөйләшми. Тик шул ук вакытта бик көчле рухлы хатын-кыз икәнлеге күренеп тора, - дип, хис-кичерешләре белән уртаклаша Әлфия.

Яңалыклар моның белән генә бетми әле. Тиздән Мәрьям Үзерли Казанга да килергә мөмкин.

- Мин аңа "Сезне Россиядә бик яраталар", - дидем. Аның Мәскәүдә булганы бар икән инде. Мин исә аны Казанга кунакка чакырдым. Биредә татарлар, төрки халыклар яшәгәнлеге турында сөйләдем. Ул мине бик кызыксынып тыңлады, бу идея аның күңеленә хуш килде. Кыскасы, Казанга килергә сүз бирде, - ди Әлфия.

Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев