Кайда син, яшьлек?
Яшь чакларны кире кайтарып булса икән ул! Гомер уза, картаябыз. Шулай да "Хезмәт даны" битләрендә урын алган язмаларны укып, "Эх, яшь чагым!" дип, минем дә газета укучылар белән серләшәсем килгән чаклар була. Халидә Шакирова социаль яклау бүлегендә эшләгән вакытта төрле-төрле онытылмаслык очрашулар үткәрә иде. Күп еллар үткәч тә алар матур...
Яшь чакларны кире кайтарып булса икән ул! Гомер уза, картаябыз. Шулай да "Хезмәт даны" битләрендә урын алган язмаларны укып, "Эх, яшь чагым!" дип, минем дә газета укучылар белән серләшәсем килгән чаклар була.
Халидә Шакирова социаль яклау бүлегендә эшләгән вакытта төрле-төрле онытылмаслык очрашулар үткәрә иде. Күп еллар үткәч тә алар матур истәлек булып хәтердә саклана.
Шулай бервакыт, ундүрт-унбиш еллар элек "Уйнагыз, гармуннар" бәйрәме үткәрелде. Әле дә хәтеремдә: кырык ике гармунчы катнашты шул бәйрәмдә. Ятмас Дусай егете Әбүзәр Шиһапов "Сәйдәш вальсы"н башкарды. Клубка җыелган халык тын да алмыйча тыңлады. Ә Равил Фәтхуллин (унөч ел инде мәрхүм) өздереп "Дусай көе"н уйнады. Халидә мине, кулымнан тотып, Равил янына бастырып: "Җырла", - дип, "Дусай көе"нә җырлатты. Ял итүчеләр "ах" иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев