И, куян, куркак куян...
Кичен йокларга ятар алдыннан, урамга чыгып, саф һава сулап керергә яратам. Бигрәк тә кыш көннәрендә: газ ягулыгы өй эчендәге кислородны "ашый" бит. Берничә ел элек шулай кышкы кичләрнең берсендә өй каршына чыгып баскан идем. Күксел караңгылыктан балкыган утларны күзәтеп, фәлсәфи уйларга бирелеп торуым. Шулчак урам башында зур гына эт сыман...
Кичен йокларга ятар алдыннан, урамга чыгып, саф һава сулап керергә яратам. Бигрәк тә кыш көннәрендә: газ ягулыгы өй эчендәге кислородны "ашый" бит. Берничә ел элек шулай кышкы кичләрнең берсендә өй каршына чыгып баскан идем. Күксел караңгылыктан балкыган утларны күзәтеп, фәлсәфи уйларга бирелеп торуым. Шулчак урам башында зур гына эт сыман җәнлек күренде. Хәер, эт дисәм, сәер итеп чаба бу: аякларын чалыштырган кебек. Бераз шүрләсәм дә, кызыксынып карап тора башладым. Җәнлек, якынайганнан-якыная барып, миннән ике метр чамасы ераклыкта гына туктап калды. Шактый зур куян булып чыкты ул, андыйны моңарчы күргәнем юк иде. Урманмы, кырмы "кунагы"н куркытмаска тырышып, баскан урынымда тын да алмыйча диярлек катып калдым. Куян да арткы аякларына утырган көе селкенергә базмады. Их, мин әйтәм, кишер алып чыккан булсам, сыйлар идем! Бер-беребезне күзәтеп, ун минутлап торганбыздыр. Шуннан соң куян кинәт кенә борылып китеп барды.
Куркыныч янаганда куяннар, яклау эзләп, кеше янына киләләр, дип ишеткәнем бар иде. Мөгаен, монысын бәйсез этләр яки төлке эзәрлекләгәндер, шуңа йорт-ихаталар тирәсенә сыенмакчы булгандыр. Әгәр шулай икән, мин аның гомерен саклап калганга сөендем. Бер авылдашым гына, шаяртыпмы: "Их, нинди шәп шашлыкны ычкындыргансың",- дип әйтеп куйды, сөйләгәнемне тыңлагач.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев