Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гармун моңы хисләрне кузгалта

Бүгенге көндә клубыбыз авылда халыкка бердәнбер мәдәни хезмәт күрсәтү үзәге булып тора. Күптән түгел биредә "Уйнагыз, гармуннар" дигән кичә үткәрелде. Авыл халкын клубка аларның күңел түрендә сакланучы гармун моңнары чакырып китерде. Халкыбызның күңеле һәрчак җыр-моңга тартылган бит. Әле телевизор, магнитола кебек җиһазлар булмаган заманнарда гармун бик популяр музыка уен коралы...

Бүгенге көндә клубыбыз авылда халыкка бердәнбер мәдәни хезмәт күрсәтү үзәге булып тора. Күптән түгел биредә "Уйнагыз, гармуннар" дигән кичә үткәрелде. Авыл халкын клубка аларның күңел түрендә сакланучы гармун моңнары чакырып китерде. Халкыбызның күңеле һәрчак җыр-моңга тартылган бит. Әле телевизор, магнитола кебек җиһазлар булмаган заманнарда гармун бик популяр музыка уен коралы иде. Кичәгә әнә шул чорлардан башлап гармун "сайраткан", кышкы кичләрдә - клубларда, җәен кичке уенлыкка ямь биргән оста гармунчыларыбыз Габдрәшит Шакиров, Салих Шәрипов, Фазыл Гадиев, Фидәрис Җаббаров һәм Янил авылыннан Фәрит Галимуллиннар чакырылган иде. Алар, яшь чакларын искә төшереп, бармакларын гармун телләрендә биетеп, тамашачыларның күңелләрендәге моңлы хисләрне кузгаттылар. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы Тәнзилә Ганиева, Гөлнара Галимуллина, Асия Баһаветдинова, Гөлүсә Шаһабиева, Фәния Хисмәтуллина, Алсу Борһанова, Эльмира Шакировалар тарафыннан башкарылган җырлар, шаян скетчлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Раяз Хисмәтуллин, апалы-сеңелле Динә һәм Инзилә Хәбибуллиналарның биюләре кичәгә тагын да ямь өстәде.

Кичәгә кунак булып килгән авылдашларыбыз да бар иде. Шуларның берсе Люция Җаббарова-Шәрәфиева Кәчимиргә, аның матур табигатенә багышлап иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим итте. Икенче кунагыбыз авылыбыз тормышында мөһим роль уйнаган китапханә мөдире булып эшләгән Марзыя Шакирова-Вәлиева җырлар, шигырьләр белән чыгыш ясады.

Гомумән, бу кичә һәркемнең күңелендә якты хатирәләр калдыргандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев