Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Дамир Галиәхмәтов - игелекле гаилә башлыгы

Телевизорда да шәп тапшырулар була. Ике кич рәттән Малахов америкалы Ник Вуйчич белән әңгәмә корды. Ике кулсыз, аяксыз бу кеше йөри генә түгел, суда да йөзә. Ә хатыны - Голливуд чиә үз-үзеңне ничек тотарга, тормыштан тәм табарга, таза-сау булып та мәнсез тереклек итүчеләрдән бәхетлерәк булып яшәү серләре белән уртаклашты ул....

Телевизорда да шәп тапшырулар була. Ике кич рәттән Малахов америкалы Ник Вуйчич белән әңгәмә корды. Ике кулсыз, аяксыз бу кеше йөри генә түгел, суда да йөзә. Ә хатыны - Голливуд чиә үз-үзеңне ничек тотарга, тормыштан тәм табарга, таза-сау булып та мәнсез тереклек итүчеләрдән бәхетлерәк булып яшәү серләре белән уртаклашты ул.

Мин үзем телевизор янында гаиләләре белән нәкъ менә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү белән мәшгуль Дамир һәм Рәзинә Галиәхмәтоваларны уйлап утырдым. Дамирның әтисе Муллагали абзый Казанга баргач, бер малайны коткарам дип, үзе трамвайга тапталып аягын өздерә. Ике аяксыз килеш Кирпеч заводында алыштыргысыз эретеп ябыштыручы булып эшләде, мал карады, мескенләнүнең ни икәнен дә белмәде. Балалары Дамир, Шамил дә тырыш, булдыклы булып үстеләр.

Соңгы вакытта Дамир физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең "Аргамак" спорт командасын җитәкли. Очрашканда "Хәлләр ничек?" - дип сорауга:

- Мин ярыштан кайттым әле, җиңеп кайттык, - дип шатлыгын уртаклаша.

Спортның төрле төрләрендә республика чемпионнары булуга ирешкән дистәләгән спортчыны мактый ул. Ничәнче ел рәттән "Аргамак" республика спартакиадасының гомуми зачетында призлы урыннардан төшми.

Үзе дә өстәл теннисы буенча район чемпионы булган тренер Дамир аларның уңышы белән ихлас горурлана. Ә бит балалар, укытучыларның спортта ирешкән уңышларында, районга бүләк итеп бирелгән дүрт автобуста аның да саллы өлеше бар! И-и җырлавы... Республика конкурсларында лауреат исемнәре алган, кабатланмас бәрхет аһәңле, данлыклы җырчы егерме елдан артык сәхнә бизәге ул!

Хатыны Рәзинә Габделхәевна районара балаларны тернәкләндерү үзәгендә директор булып дистә еллар эшли. Биредә аның кебек алтын йөрәкле, миһербанлы, һәрберсе анадай рәхимле кешеләр генә эшли ала. Хәрәкәтләнә дә алмаган балаларны рәсем ясарга, чигәргә, уенчыкларны сәнгатьчә матур итеп ясарга, спорт белән шөгыльләнергә, үзешчән сәнгатьтә катнашырга - тормышта үз урыныңны табарга ихлас булышалар бу коллективта.

Дамир белән Рәзинәнең балалары үз гаиләләрен корып, чөкердәшеп яшиләр, атна саен оныкларны сагынып каршылыйлар алар. Хәер... Туганнары Коръән ашы уздыра. Бар да җыелган, тик Дамир күренми.

-Дамир ярышта шул бүген, "Аргамак"лары белән Алабугага киткәннәр иде, - дип куйды Рәзинә ханым сүзсез соравыма.

Редакция коллективы газетабызның актив хәбәрчесе, бу көннәрдә 60 яшьлек юбилеен каршылаучы Дамир Муллагали улы Галиәхмәтовны кайнар котлап, гел яшь, көр күңелле булып калуын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев