Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биш нәсыйхәт

Мөселманнар арасында Ибраһим ибн Әдһәм дигән галимнең исеме шактый еш яңгырый. 12 гасыр элек яшәгән булса да, аның нәсыйхәтләре безнең өчен әле дә бик мөһим һәм кыйммәтле. Шуларның бишесен укучылар игътибарына тәкъдим итәбез: * Кешеләр дөнья эшләре белән шөгыльләнгәндә, сез ахирәт эшләре белән мәшгуль булыгыз. Дөнья эшләре сезнең өчен төп...

Мөселманнар арасында Ибраһим ибн Әдһәм дигән галимнең исеме шактый еш яңгырый. 12 гасыр элек яшәгән булса да, аның нәсыйхәтләре безнең өчен әле дә бик мөһим һәм кыйммәтле. Шуларның бишесен укучылар игътибарына тәкъдим итәбез:

* Кешеләр дөнья эшләре белән шөгыльләнгәндә, сез ахирәт эшләре белән мәшгуль булыгыз. Дөнья эшләре сезнең өчен төп максат булмасын. Үзләренә бу дөньяны максат итеп куйганнар кылган гыйбадәтләре өчен савапны бик аз алырлар. Ә бәлки, бөтенләй савапсыз калырлар...

* Башкалар тышкы кыяфәтләрен яхшыртырга теләп тырышып йөргәндә, сез эчке дөньягызны - күңелегезне матурлатырга тырышыгыз. Күңел матурлыгы күпкә мөһимрәк, чөнки мондый күңелгә Аллаһы Тәгалә карый башлый, ә шайтан ул күңелдән кача.

* Башкалар үз йортларын җиһазлауны кайгыртып йөргәндә, сез изге гамәлегез белән каберләрегезне "җиһазландырырга" тырышыгыз. Адәм баласының үз йортында үткәргән вакыты белән чагыштырганда, аның кабердә үткәрәчәк вакыты күпкә артыграктыр. Әгәр бу дөньядагы йорт безгә ошамаса, аны алыштырып була. Әмма каберне алыштырып булмый...

* Кешеләр башкаларның кимчелекләрен тикшерү белән мәшгуль булганда, сез үз кимчелекләрегезне барлап, аларны юк итәргә тырышыгыз. Кеше кимчелекләрен тикшерүчеләр, гадәттә, үз кимчелекләрен күрә алмый. Шул сәбәпле, үзләренә зур зыян сала.

* Башкалар кеше мактавына һәм хуплавына ия булырга омтылып йөргәндә, сез Аллаһ ризалыгын алырга тырышыгыз. Аллаһ ризалыгына ирешеп, Аның мәхәббәтенә лаек булу - кеше өчен иң зур нигъмәт, иң зур бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев