Биби кыйссасы
Яшьләре җитмештән узып баручы Асылбикә карчык белән Вәлиәхмәт бабай быел каз бәбкәләре үстереп карарга булдылар. -Әнә, күршеләр яздан йөз каз бәбкәсе сатып алалар да, көзгә шул бәбкәләрдән ике йөз мең сум акча эшләп тә куялар. Без унны гына алырбыз, шулай итеп көзгә егерме мең сум акча керәчәк. Бу бит икебезнең...
Яшьләре җитмештән узып баручы Асылбикә карчык белән Вәлиәхмәт бабай быел каз бәбкәләре үстереп карарга булдылар.
-Әнә, күршеләр яздан йөз каз бәбкәсе сатып алалар да, көзгә шул бәбкәләрдән ике йөз мең сум акча эшләп тә куялар. Без унны гына алырбыз, шулай итеп көзгә егерме мең сум акча керәчәк. Бу бит икебезнең бер айлык пенсиябез кадәр. Шул акчага оныкларга берәр зуррак әйбер алырбыз. Шулаймы, картым?
Гомер буе карчыгы сүзеннән чыкмаган Вәлиәхмәт бабай сүзсез генә башын селкеп куйды.
-И-и, әле ул казларның мамыгыннан рәхәтләнеп күпме мендәр ясарга була! Балаларга да, оныкларга да җитәр, Аллаһ боерса, - дип, очына-очына тезеп китте Асылбикә карчык.
-Шулай, шулай, - дип җөпләде карты.
-И, әле онытып торам, ул казларның эч-башларыннан бәрәңге бәлеше пешереп, күршеләрне дә чакырып сыйларбыз, - дип, хыяллануын дәвам итте Асылбикә карчык.
Майның матур бер көнендә чеби, бибиләр алып кайтып сатучы Алмаз аларга да ун каз бәбкәсе калдырып китте. Сары йомшак йомгакларның хакы сөбханалла икән лә! Бу айда Асылбикә карчык кибеткә бик сирәк барды, ике-өч көнгә бер ипи генә алып кайтты. Шулай итмәсәң булмый, яртысы газ белән утка, шактыен каз бәбкәләренә түләгәч, пенсия акчасын җиткерәм димә! Тырышты, тырмашты, тартып-сузып булса да, пенсия акчасын җиткерде бит Асылбикә карчык.
"Каз - казык какканда, әтәч азан әйткәндә" дигән мәкаль исенә төшсә дә, хыяллары зурдан иде әбинең. Төшләренә симез каз бәбкәләре, шыгырдап торган акчалар кереп тилмертте.
Кояшлы матур бер иртәдә, сары йомгакларга чирәм ашатырга дип, болынга китте ул. И-и, ул биби саклауларның рәхәтлекләре! Әнә ахирәт дусты Әминә карчык та биби сакларга төшкән. Күптән күрешкәннәре, рәхәтләнеп сөйләшкәннәре юк иде. Яшел чирәмгә җәймә ябып утырдылар да кинәнделәр генә: бала чакларына да, яшьлекләренә дә кайтып килделәр алар.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев