Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Бакчачы”лар (булган хәл)

Бала чакта кызык хәлләр күп булды инде ул... Шулай, гадәттәгечә, капка төбендә җыелышып кич утырабаз. Шунда берсенең эче эзләнеп куйдымы: "Әйдәгез, берәрсенең бакчасыннан алма алып чыгыйк әле, - ди бу. Алмалы кешеләр күп авылда. Безнең әбинең дә алмагачы сыгылып утыра. Алма ашыйсы килүдән түгел бит, кызык өчен генә. Күрәләтә җиде-сигез...

Бала чакта кызык хәлләр күп булды инде ул...

Шулай, гадәттәгечә, капка төбендә җыелышып кич утырабаз. Шунда берсенең эче эзләнеп куйдымы: "Әйдәгез, берәрсенең бакчасыннан алма алып чыгыйк әле, - ди бу.

Алмалы кешеләр күп авылда. Безнең әбинең дә алмагачы сыгылып утыра. Алма ашыйсы килүдән түгел бит, кызык өчен генә. Күрәләтә җиде-сигез баланы үзеңнең әбиеңә алып барып булмый инде. Бер уртак фикергә килә алмыйбыз: Сара апаларга (исемнәр үзгәртелде.-авт.) барсак - ерак, Кәрим бабай этен төнгә бакчасына чыгарып бәйли икән. Якын-тирәдә иң кулае биләмгә йөрергә яратучы Мәйсүфә әби генә кала. Яңарак кына биш-алты өй аркылы торучы күршесенә кереп киткән дигән хәбәр дә ирештерде берсе.

- Сез барыгыз, без Руфинә белән Мәйсүфә әбинең чыкканын карап торабыз, - ди Ләйсән. - Ул капкадан күренүгә без "индеецларча" кычкырырга тотынырбыз, - дип, кулы белән авызына сугып кычкырып та күрсәтте. Моңа барыбыз да шатланышып риза булдык.

Урау юллар аша булса да, барып җиттек алма бакчасына, аякларны кычыткан өтәләп бетерде. Гөнаһ шомлыгына каршы, төне дә караңгы: ни ае, ни йолдызлары юк. Алмасын җирдән әллә җыеп алганнар, әллә күренми, бернәрсә табып булмый. Агачын селкетеп карадык, юан, селкенеп тә карамый бит. Шуннан бер малай агачка ук менеп китте, дөбер-шатыр селкетергә тотынды. Без этешә-төртешә җыярга керештек. Кинәт Ләйсәннең күкле-кызыллы тавышы белән "индеецларча" кычкырганы ишетелде. Бу безгә сигнал: Мәйсүфә әби биләмнән чыга. Без дәррәү кубып чабарга тотындык. Агач башындагы малай да онытылды. Ул сикереп төшкән төшүен (егет кеше бит!), тик чалбарының арткы өлеше генә ботакка эленеп калган.

Көч-хәл белән җыелышып урамга кайтып җиттек, көлә-көлә, Ләйсән белән Руфинәгә сөйләдек. Ә монда тагын да кызыграк булган икән. Мәйсүфәттәй капкадан чыгуга болар "индеец"ларга әйләнгәннәр. Әби, боларның тавышын ишетеп: "Кеше куркытып йөрмәгез монда", - дип, таягы белән селтәнеп куып җибәргән дә, үзе өенә кереп киткән. Ә кызлар, безгә ишетелерлек итеп, тагын да катырак кычкырырга тотынганнар. Ул арада: "Нәрсә булган, янгын чыкканмы әллә?"- дип, берәм-берәм халык җыела башлаган. Тавыш чыгаручылар тиз генә өйләренә тайганнар.

Көлеп туйгач: "Әйдә, алма бирегез инде", - ди Руфинә. Бөтенебез кесәләребезне капшыйбыз. Чалбарының төбен калдырып кайтса да, бер Мансурда гына өч алма бар иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев