Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айнурның хәле ничек?

Быел газетабызның 8 апрель санында Нократ Аланы районының Түбән Шөн авылында яшәүче Айнур Шакиров турында "Минем хәзер яшисем килә..." дигән язма бирелгән иде. (Айнур күпердән тракторы белән егылып төшеп, бик каты тән җәрәхәтләре ала, умыртка баганасы зарарланып, урын өстенә кала.) Берничә ай үтүгә карамастан, аның турында онытмыйча, "Айнурның хәле ничек...

Быел газетабызның 8 апрель санында Нократ Аланы районының Түбән Шөн авылында яшәүче Айнур Шакиров турында "Минем хәзер яшисем килә..." дигән язма бирелгән иде. (Айнур күпердән тракторы белән егылып төшеп, бик каты тән җәрәхәтләре ала, умыртка баганасы зарарланып, урын өстенә кала.) Берничә ай үтүгә карамастан, аның турында онытмыйча, "Айнурның хәле ничек икән, Мәскәүдәге тернәкләндерү үзәгенә баруның файдасы булганмы?" дип хәлен сораштыручылар булды. Шушы көннәрдә элемтәгә чыгып, Айнурның әнисе Флера апа белән сөйләшеп алдык.

- Хәл белүегезгә зур рәхмәт, беркилеш яшәп ятабыз, - дип сүзен башлады ул. - Без Мәскәүгә бармадык. Ул системаны яхшы белгән бер белгеч бармаска тәкъдим итте. "Сезнең тупланган акчагыз Мәскәү өчен бик аз сумма, бу - бизнес", - дип аңлатты. Чынлап та, аннан килгән килешүне игътибар белән укып чыккан идек, нинди хезмәтләр күрсәтелү турындагы исемлектән соң, "Пациентка дәвалану ошамыйча, туктата икән, түләнгән акчалар кире кайтарылмый", - дип язылган иде. Интернет аша эзләп табып, Түбән Новгород шәһәрендәге тикшеренү институты белән элемтәгә кердек. 5 июль көнне Айнур белән киленем Эльмира юлга кузгалдылар. Сүз уңаеннан әйтим әле, Нократ Аланыннан аларны алып баручы таксист бик мәрхәмәтле, ачык кеше булып чыкты. Айнурны күтәреп алып кергән, урнаштырган. Ике атнага дип киткәннәр иде, өч атна дәваланып кайттылар. Улымны анда инвалид коляскасында утырырга өйрәткәннәр. Хәзер көнгә 1,5 -2 сәгать коляскада утыра. Аннан соң Кировтагы бер тернәкләндерү үзәгендә өч атна булып кайттылар. Айнурның куллары терсәктән, җилкәдән күтәрелә, бөгелә башлады, әмма бармаклары хәрәкәтсез әле. Тик тора торган кеше түгел бит ул, бармаклары да эшли башласа, берәр һөнәргә тотыныр иде. Табиблар иң элек тәннең хәрәкәтсез яту сәбәпле ясалган җәрәхәтле урыннарын (пролежни) дәваларга кирәк дигәч, без бит тире үскәнен көттек. Ә Түбән Новгород, Киров табиблары: "Ике-өч ай үтүгә үк дәвалана башлыйсыгыз калган, хәзер инде бөтен тәне буйлап мускулларның көче кимегән", - диләр. Хәзер арка мускулларының көчен яңадан торгызу өчен тырышабыз, төрле күнегүләр ясыйбыз. Казанның Исаев урамындагы хәрби ветераннар өчен булган госпитальне белешкән идек. "Урын булуга, ноябрь ахырында чакырырбыз", -дип ышандырдылар. 17 октябрьдә тагын алар Киров шәһәренә кузгала. Эльмира әлеге шәһәрләрдә күреп, өйрәнеп кайткан күнекмәләр ярдәмендә көн саен улым белән шөгыльләнә. Газетада язма чыкканнан соң, безнең хәсрәтебезгә битараф калмыйча, акчалата ярдәм итүчеләр бик күп булды. Безнең өчен борчылучыларга, матди яктан булышканнарга, әле хәзер дә онытмаучыларга зур рәхмәт. Барлыгы 450 мең сумнан артык акча җыелган иде. Аларны Түбән Новгород һәм Киров шәһәрләрендәге дәваланулар өчен тоттык. Улыма 32 яшь, оныкларыбыз Әмир белән Исламга биш һәм дүрт яшь тулды. Без могҗиза булуына ышанабыз, Айнурыбыз безнең яшәячәк!

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев