Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алар җиңүгә үз өлешләрен керттеләр

Үрәсбаш авылында яшәүче Анна апа Петрованы балачактан беләм. Кечкенә генә гәүдәле, орчыктай бөтерелеп йөри торган әби ул. Бер караганда, каз-үрдәкләрен су буена төшерсә, икенче әйләнеп килгәнеңдә инде көянтә-чиләкләрен асып чишмәгә җилдерә... Яшьләрдән дә болай җитез булуына һәрчак соклана идек без аның. Тугызынчы дистәне түгәрәкләгәч, бераз "басылгандыр" дисәм, ялгышканмын - Анна...

Үрәсбаш авылында яшәүче Анна апа Петрованы балачактан беләм. Кечкенә генә гәүдәле, орчыктай бөтерелеп йөри торган әби ул. Бер караганда, каз-үрдәкләрен су буена төшерсә, икенче әйләнеп килгәнеңдә инде көянтә-чиләкләрен асып чишмәгә җилдерә... Яшьләрдән дә болай җитез булуына һәрчак соклана идек без аның. Тугызынчы дистәне түгәрәкләгәч, бераз "басылгандыр" дисәм, ялгышканмын - Анна апа һаман да шул икән. Чир китә, гадәт китми диләрме әле...

-Өйдә тыныч кына утырып тора алмыйм. Буыннарым оешыр да, бөтенләй йөри алмам шикелле тоела. Элеккеге көч-куәт инде булмаса да, йөрәктә дәрман бар. Шуның өчен сәламәтлегем барында хәрәкәтләнәм әле, - ди ул.

Анна Петровага да, сугыш чоры балаларына хас булганча, авырлыкларны, газап-михнәтләрне шактый күп татырга туры килә. Ачлык-ялангачлык, хәерчелек бер гаиләне дә читләп үтми. Авыл мәктәбендә җиде класс укыганнан соң, бер төркем үсмерләрне Өлге болынына торф чыгарырга җибәрәләр. Алар арасында 14 яшьлек Анна да була.

-Өс-башка кияргә юньле кием юк. Аяклардагы иске чабаталарның, ике авыл арасында җәяүләп йөри торгач, бөтенләй рәте калмый иде. Ул кадәр авыр хезмәткә әле ныгып та өлгермәгән аяк-кулларыбыз ничек түзгәндер инде, белмим. Бербөтен икмәк зурлыгындагы торфны тәгәрмәчле арбаларга салып икенче бер җиргә ташый, анда исә мичтә киптерәләр иде, - дип искә ала ветеран ул вакытларны.

Моның белән генә кул хезмәте төгәлләнми, билгеле. Кукмара кирпеч заводында да, авылга кайткач, күмәк хуҗалыкта да дәвам итә.

-1958 елга кадәр үзебезнең күмәк хуҗалыкта эшләдем, - ди Анна апа. - Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр кырда, ындырда бил бөктек. Авылдашым Татьяна белән кибеткә Кукмарадан тоз алып кайтуыбыз да әле бүгенгедәй хәтердә. Язгы ташу суыннан чананы ничек алып чыгарга? Өстәвенә, юлдашым көмәнле бит. Юлда гына бәбәйли күрмәсә ярар иде, дип бик курыккан идем шул вакытта. Ходай ярдәме белән елга аша исән-имин чыгып, көч-хәл белән авылга кайтып җитә алдык. Ферма төзергә килгән эшчеләргә кирпеч, измә ташуыбызны да бер онытасым юк. Авылдашларым Анна Мусина, Аграфена Александрова, Татьяна Сабанаева, Мария Яковлева, Дарья Макарова, Зоя Мамаевалар белән бик дус, тату булдык, һәр эшне бергәләп башкардык. Дус кызларымның барысы да диярлек гүр иясе инде. Эх, бераз гына булса да сөйләшеп утырсаң иде үзләре белән...

Анна Петрова үзенең язмышын сугышта бер кулын калдырып кайткан Виктор исемле егет белән бәйли. Кызганыч, бәхетле, ирле тормышы гына озакка бармый аның - пар канаты, алты бала белән берүзен калдырып, 42 яшендә якты дөньядан китеп бара.

-Виктор бик тырыш, акыллы, тирән белемле иде. Авыл советында, мәктәптә бухгалтер булып эшләде. Ай саен, кыр сумкасына салып, ат белән укытучыларга хезмәт хаклары алып кайтып өләште. Рус телен яхшы белгәнлектән, Казанга җыелышларга да еш бара иде. Гомере генә кыска булды шул, - дип көрсенә Анна апа. - Олы кызым унынчы класста укый, ә төпчегенә өч кенә яшь иде. Берүземә балаларны үстерү җиңел булмады, әмма сынмый-сыгылмыйча аларны олы тормышка чыгарырга үземдә көч таба алдым. Ярый әле кул арасына керергә Нина кызым бар иде. Ул аеруча тырыш булды: ике югары белем алды, милициядә тикшерүче булып эшләп, лаеклы ялга чыкты.

-Әтиебез безне һәрчак укырга өнди, белемле кеше беркайчан югалмый ул, дип әйтә иде. Аның вафатыннан соң, мин дә мәктәптә ул ачкан киоскта дәфтәрләр, ручка, бетергечләр саттым әле, - ди Нина ханым. - Безне җил-яңгыр тидерми үстергән әниебезгә рәхмәтебез чиксез. Аның сабырлыгына һәйкәл куярлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев