Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Юл фаҗигасендә вафат булган хатын-кыз рульдә барганда үзен видеога төшергән

Шулай ук автобусның 5 пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, алар арасында 7 яшьлек бала да бар. (Казан, 23 март, "Татар-информ"). Бүген Казан - Йошкар-Ола - Зур Күлбаш - Дөбъяз трассасының 10нчы чакрымында «Дэу Матиз» машинасын йөртүче 22 яшьлек хатын-кыз тизлекне артырып, каршы юлга чыга һәм автобуска килеп бәрелә. Бу хакта...

Шулай ук автобусның 5 пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, алар арасында 7 яшьлек бала да бар.

(Казан, 23 март, "Татар-информ"). Бүген Казан - Йошкар-Ола - Зур Күлбаш - Дөбъяз трассасының 10нчы чакрымында «Дэу Матиз» машинасын йөртүче 22 яшьлек хатын-кыз тизлекне артырып, каршы юлга чыга һәм автобуска килеп бәрелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл транспорт һаләкате нәтиҗәсендә шулай ук автобус йөртүче һәм пассажирлар зыян күргән. Дәүләт автоинспекторлары рульда баручы кыз үзен телефон ярдәмендә видеога төшергән, дип фаразлый.

Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы бүген Яшел Үзән районының Раифа-Күлбаш юлының 11 нче чакрымында пассажир автобусы җиңел машина белән бәрелешкәне хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, җиңел машина йөртүчес ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче урында вафат була. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгүлүматлары буенча, шулай ук автобусның 5 пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәһәрәхәтләр алган, шулар арасында 7 яшьлек бала да бар. Ашыгыч ярдәм хезмәте зыян күрүчеләрне Яшел Үзән районы хастаханәсенә илтеп куйган.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев