Юл фаҗигасе: ике җиңел машина “маңгайга-маңгай” бәрелешкән (фото)
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Юл фаҗигасе: ике җиңел машина “маңгайга-маңгай” бәрелешкән (фото)

Казан - Малмыж трассасының 30 нчы чакрымында ике җиңел машина "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. (Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген сәгать 10 тулып 5 минут узгач Биектау районында 112 кичектергесез хезмәт телефонына Казан - Малмыж машина юлының 30 нчы чакрымында транспорт һәлакәте булуы, анда кешеләр каза күрүе турында хәбәр килеп ирешкән. Россия Гадәттән...

Казан - Малмыж трассасының 30 нчы чакрымында ике җиңел машина "маңгайга-маңгай" бәрелешкән.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген сәгать 10 тулып 5 минут узгач Биектау районында 112 кичектергесез хезмәт телефонына Казан - Малмыж машина юлының 30 нчы чакрымында транспорт һәлакәте булуы, анда кешеләр каза күрүе турында хәбәр килеп ирешкән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына шул хакта мәгълүмат килде.

Аерым алганда, Казан - Малмыж трассасының 30 нчы чакрымында "Лада Приора" белән "КИА" автомобильләре "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Нәтиҗәдә, дүрт кеше каза күргән, аларның икесе - балигълык яшенә җитмәгән ир бала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аларны ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырган, соңгысы тәне казаланганнарны Казанның 7 нче номерлы хастаханәсенә илткән.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев