Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ штрафларын үзвакытында түләмәгән 75 кукмаралыга административ эш кузгатылган

Руль артына утыручылар арасында бер тапкыр булса да штрафка тартылмаучылар сирәктер ул. Барлык кагыйдәләрне үтим дип уйласаң да, гаебең булмый калмый. Я тиешле тизлекне саклап бетермисең, я иминлек каешын куярга онытасың. Вакытында штрафыңны түләсәң, бернинди проблемаң булмый, билгеле. Әмма арада бер генә түгел, дистәләгән штраф язуы булып та түләмичә йөрүчеләр...

Руль артына утыручылар арасында бер тапкыр булса да штрафка тартылмаучылар сирәктер ул. Барлык кагыйдәләрне үтим дип уйласаң да, гаебең булмый калмый. Я тиешле тизлекне саклап бетермисең, я иминлек каешын куярга онытасың. Вакытында штрафыңны түләсәң, бернинди проблемаң булмый, билгеле. Әмма арада бер генә түгел, дистәләгән штраф язуы булып та түләмичә йөрүчеләр бар.

Россия административ хокук бозулар Кодексының 20.25 маддәсе буенча билгеләнгән көндә штрафларын түләмәүчеләргә әлеге сумманы икеләтелгән күләмдә, ләкин мең сумнан да ким түгел итеп түләү, мәҗбүри эш яисә 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлану каралган. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр законның әлеге маддәсе нигезендә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан 75 беркетмә төзелеп, административ эш кузгатылды. Җәмәгать суды 19 кешегә - икеләтелгән суммада штраф түләү, 1 кешегә - мәҗбүри эш, 33 кешегә административ тоткарлану карары чыгарды.

Штрафны карар чыгарылганнан соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. 20 көн эчендә түләгән очракта штраф суммасына 50 процентлы ташлама ясала.

Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk