Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Узган ел районда 208 шофер исерек килеш рульгә утырган булган

Закон таләпләре катгыйлануга карамастан, исерек килеш рульгә утыручылар саны кимеми . Бер мизгелгә генә игътибарсызлык күрсәтсәң дә, һәлакәткә очравыңны көт тә тор хәзер. Юлларда автомобильләрнең саны елдан-ел арта, игътибарсыз яшьләрнең күбесе тизлекне санаулы минутлар эчендә җыя торган чит ил машиналарында җилдерә. "Берәр җиргә бәрелә, гаепсез кешеләрне генә әрәм итә күрмәсәгез...

Закон таләпләре катгыйлануга карамастан, исерек килеш рульгә утыручылар саны кимеми . Бер мизгелгә генә игътибарсызлык күрсәтсәң дә, һәлакәткә очравыңны көт тә тор хәзер. Юлларда автомобильләрнең саны елдан-ел арта, игътибарсыз яшьләрнең күбесе тизлекне санаулы минутлар эчендә җыя торган чит ил машиналарында җилдерә. "Берәр җиргә бәрелә, гаепсез кешеләрне генә әрәм итә күрмәсәгез ярар иде", - дип каласың кайвакыт артларыннан. Әмма һәрвакыт без дигәнчә түгел шул. Көн тудымы, нинди дә булса аянычлы хәбәр ишетәсең...

-Тиешле тизлекне саклау, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, юлларда игътибарлы һәм сак булу турында даими сөйләп, аңлату эшләре алып барып торсак та, бәхетсезлек очракларының саны кимеми, арта гына, - диләр ЮХИДИ инспекторлары. - Әйтик, узган елның 12 аенда район территориясендә 53 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 9 кешенең гомере өзелде, 60 кеше тән җәрәхәтләре алды. Һәлакәтләргә китерүче төп сәбәпләр булып югары тизлектә хәрәкәт итү, узып киткәндә, урам чатларында игътибарсызлык күрсәтү тора. Әле өстәвенә исерткеч эчемлекләр кулланып та рульгә утыручылар бар. Узган ел әнә шундый 208 машина йөртүче тоткарланды.

Кәефләнеп алгач, батыраеп китәсең, диңгез дә тубыктан була, дип белми әйтмиләр. Андый вакытта үз-үзеңә контроль дә, игътибарлылык та юкка чыга. Юктан гына исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырганнарны РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыкларыннан мәхрүм итмиләр. Өстәвенә 30 мең сум штраф та каралган. Рулеңне исерек иптәшеңә биргән очракта ул кеше дә, үзең дә ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртә алмаячаксың, 30 мең сум штраф та түлисе була. Бер ел эчендә машина йөртү таныклыгы кабат алынса, өч елга автомобиль руле артына утыруны онытып торырга була. Административ штраф бу очракта 50 мең сумны тәшкил итә.

Алсу ӘХМӘТОВА

фото: http://www.imenno.ru/2013/07/22/22501/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев