Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Уңайлы, әмма куркыныч

Җәй өчен мотоциклдан да уңайлы транспорт чарасы юктыр ул. Ягулыкны аз тотканлыктан, кайчан телисең, шул вакытта үзең теләгән җиргә тиз генә барып кайтырга була. Әмма тикшерү узмаган, төзек булмаган тимер "ат"та йөрүнең дә бер азагы була шул. Бик еш юл фаҗигаләренә очрыйлар алар. Республикада 4 мотоциклчының гомере өзелде инде.

Фаҗигагә китерүче төп сәбәпләр булып тиешле тизлекне сакламау, юл билгеләренә игътибар итмәү тора. Узган елның 28 маенда Тырыш авылында 1995 елгы балигъ булмаган малай "Восход" мотоциклы белән әйләнде. Бәхеткә каршы, бала исән-сау калды. Транспорт чарасын йөртү таныклыгы булмаган килеш ИЖ П-5 мотоциклына утырган егет Иске Юмья авылы янындагы басудан барганда руль белән идарә итүен югалта һәм әйләнә, пассажиры төрле тән җәрәхәтләре ала. 3 августта Аш-Буҗи авылы янында ВАЗ-21074 автомобиле шоферы, юл бирмичә, мопедны бәреп киткән иде. 23 октябрьдә Восход-3М мотоциклына утырган егет поселокның Манзарас урта мәктәбе каршында әйләнеп җәрәхәтләр алды. Әлеге мотоциклчының исерткеч эчемлекләр кулланган булуы ачыкланды.
Мотоциклга утырып юлга чыгучының башында каскасы булырга, транспорт чарасы теркәлгән, техник тикшерү узган булырга тиеш. Әлеге таләпләрне үтәмәүчеләргә 5 мең сум штраф һәм бер айдан өч айга кадәр транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Мотошлемы булмаганнарга исә штраф 500 сум тәшкил итә. Күңелсез хәлләргә очрамас өчен законда каралганнарны үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X