Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Тахограф күзәтеп тора

Россия хөкүмәтенең карары буенча пассажир һәм йөк ташуда кулланылучы кайбер транспортлар шоферларның маршрутын, хезмәтен һәм ялын күзәтеп торучы техник чара - тахографлар белән тәэмин ителергә тиеш. Тахографлар түбәндәге очракларда куела: -максималь авырлыгы 5 тоннадан артмаган, шофердан тыш 5 урыны булган пассажир йөртүче транспортка (М2 категорияле); -шофердан кала 8дән күп урынлы...

Россия хөкүмәтенең карары буенча пассажир һәм йөк ташуда кулланылучы кайбер транспортлар шоферларның маршрутын, хезмәтен һәм ялын күзәтеп торучы техник чара - тахографлар белән тәэмин ителергә тиеш.

Тахографлар түбәндәге очракларда куела:

-максималь авырлыгы 5 тоннадан артмаган, шофердан тыш 5 урыны булган пассажир йөртүче транспортка (М2 категорияле);
-шофердан кала 8дән күп урынлы һәм максималь авырлыгы 5 тоннадан арткан пассажир транспортына (М3 категорияле);
-максималь авырлыгы 3,5 тонналы, ләкин йөк төягәч 12 тоннадан артмаган йөк ташучы транспортка (N2 категорияле);
-максималь авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк транспортына (N3 категорияле).

Тахограф урнаштырылмаган икән, аерым гражданнарга 1000 сумнан 3000 сумга кадәр, ә җаваплы яисә юридик затларга 5000 сумнан 15 мең сумга кадәр штраф салына.

Закон таләпләренә кайбер үзгәрешләр керде. Транспорт йөртү таныклыгы алу һәм имтихан тапшыру өчен файдаланылучы, юлны сынап караучы, сөт, терлек, кош-корт, тере балык, ашламалар ташу өчен җиһазландырылган, N2 һәм N3 категорияләренә кереп, хуҗалыкта җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарлары ташучы (район эчендә йөргән һәм Кукмараны чикләүче районнар территориясенә генә чыккан очракта), шулай ук махсус транспорт чараларына (полиция, ЮХИДИ, ашыгыч ярдәм күрсәтү) тахограф урнаштырылмаска да мөмкин. Ә инде кран-манипуляторларның барысында да тахографлар булырга тиеш.

Руслан САММИКОВ, ЮХИДИ инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев