Пассажирлар иминлеге — мөһим бурыч: Кукмарада «Автобус» операциясе бара
Ел башыннан җиде ай эчендә Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
19 августка кадәр районда «Автобус» профилактик операциясе уза. Аның төп максаты — пассажирлар ташучы транспорт катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.
Ел башыннан җиде ай эчендә Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда бер кешенең гомере өзелгән, 81 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Без даими рәвештә рейдлар оештырабыз. Алар барышында автобус йөртүчеләрнең транспорт белән идарә итү хокукын раслаучы таныклыгын, юл кәгазен, мәҗбүри иминият полисын һәм башка кирәкле документларын тикшерәбез. Техник яктан төзек булмаган транспорт чараларын ачыклау да игътибар үзәгендә. Автобус иминлек каешлары белән җиһазландырылган икән, пассажирлар да алардан файдаланырга тиеш. Билгеләнгән таләпләрне үтәмәүчеләргә административ беркетмәләр төзелә.
Юлдагы иминлек һәркемнең җаваплы мөнәсәбәтеннән башлана. Шуңа күрә автобус йөртүчеләр дә, пассажирлар да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәп, үзләренең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куймаска тиеш. Имин юл — уртак тырышлык нәтиҗәсе.
Руслан САМИКОВ, район дәүләт автоинспекциясе инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев