Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Лубянда юл фаҗигасендә 52 яшьлек ир һәлак була

Кичә, 21 июльдә, кичке сәгать бишләр тирәсендә районыбызның Лубян авылында юл фаҗигасе булды. Ленин урамындагы 22 йорт каршында ВАЗ-21121 автомобиле шоферы - 34 яшьлек ир-егет - тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә иң элек дамба кырындагы корылмаларга килеп бәрелә , шуннан соң юлга әйләнеп каплана. Һәлакәттә руль артына утыручы төрле тән җәрәхәтләре...

Кичә, 21 июльдә, кичке сәгать бишләр тирәсендә районыбызның Лубян авылында юл фаҗигасе булды. Ленин урамындагы 22 йорт каршында ВАЗ-21121 автомобиле шоферы - 34 яшьлек ир-егет - тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә иң элек дамба кырындагы корылмаларга килеп бәрелә , шуннан соң юлга әйләнеп каплана. Һәлакәттә руль артына утыручы төрле тән җәрәхәтләре ала, пассажиры - 52 яшьлек Лубян авылы кешесенең гомере Алабуга шәһәре дәваханәсендә өзелә.

ВАЗ-21121 автомобиле шоферы, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырганы өчен, узган ел автомобиль йөртү хокукыннан азат ителгән булган. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара.

Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ начальнигы

фото: http://www.google.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk